Балакаем
Балакаем кайтып тыңла
Әниеңнең моңлы җырларын.
Сиңа атап язам шушы җырны,
Йөрәгемнән чыга моңнарым.
Үзәгемне өзеп киттең мәңгелеккә,
Кайта алмаслык җиргә, и балам.
Күзләремнән кайнар яшьләр тама,
Йөрәгемдә сүнмәс утлар яна.
Язам әле балам синең өчен,
Хисләремне салам шигырьгә.
Мәңгелеккә китеп бардың балам
Сагышларым бетмәс гомергә.
Сабыр итәм
Тукта әле,...