Хәерле юл сезгә, чыгарылыш укучылары!
Кичә район мәктәпләрендә традицион "Соңгы кыңгырау" үтте.
Быел 11 сыйныфны 148 укучы тәмамлый, ә 9 сыйныфны тәмамлаучылар саны ике тапкыр күбрәк - 356 укучы.
Мәктәпләрдә мөхтәрәм кунаклардан, укытучылардан, ата-аналардан ихлас котлау сүзләре, чыгарылыш укучыларыннан рәхмәт сүзләре яңгырады.
Район башлыгы Камил Гилманов укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, күңелләренә якын һөнәрне сайлауларын теләде....