17 июль 2013 яңалыклары
-
Өйгә ямь керде
Район үзәгенең Октябрь урамында урнашкан соңгы өйгә ямь керде. 35 нче номерлы әлеге күпфатирлы йортның түбәсен язын кар эреп тә бетмәгән вакытта алмаштырган иделәр. Җәй уртасында аның алгы ягы яңа төс алды. Хәзер ул капиталь ремонт программасы буенча ремонтланган йортлар арасында иң яхшылар, матурлар рәтендә.
-
Китапны беренче булып укы
Аксубай район үзәк китапханәсе яңа китаплар күргәзмәсенә чакыра. Бу атна дәвамында китапханәнең укулар залында рус һәм татар телендә төрле эчтәлектәге 100дән артык китап күргәзмәгә куелачак. Китапны беренче булып укырга ашык.
-
Пенсия фондына видео-кабул итүгә
Район гражданнарының шәхсән Пенсия фонды җитәкчелегенә сораулар бирү мөмкинлеге туды. 30 июльдә 10 сәгатьтә Татарстан УПФР министры урынбасары Максим Викторович Иванов видеоконференция режимында кабул итү алып барачак.
-
Универсиада тәмамлана
Бүген Татарстан башкаласында ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 не ябу тантанасы була. Универсиаданы түземсезлек белән көтеп алдлык, аны якынайту өчен спорт объектларында безнең аксубайлылар да-бюджет оешмалары хезмәткәрләре, төзүчеләр дә эшләделәр. Универсиадада иминлек тәэмин итү өчен Аксубай полициясе хезмәткәрләре дә башкалага юл тоттылар. Менә шуның өчен 24 волонтерның, делегатларның һәм стадион...
-
Игенче бурычы–үстерелгәнне саклап калу
Районда урып-җыю-транспорт комплексының 2013 ел уңышын җыеп алуга әзерлеге тикшерелде. Техниканың урып-җыю кампаниясенә әзерлеген авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Хәлил Хәлимов җитәкләгән махсус комиссия бәяләде. Аның составында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру һәм игенчелек буенча белгечләр Ян Клетенков һәм Алмаз Галәветдинов, механикалаштыру буенча киңәшче Александр Горбунов, бүлек начальнигы-ТР Дәүләт...