8 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Самавырга кунакка
Аксубайның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы экологик марафон кысаларында җәйге сезонны тәмамлый. 12 сентябрь көндез үзәк паркта "Самавырга кунакка" чарасы узачак. Монда тематик экопалаткалар урнаштырылачак. Аларның берсендә чәйнекләр һәм самавырлар күргәзмәсе үтәчәк, барлык теләүчеләр дә үзләренең самавыр яки чәйнекләрен тәкъдим итеп приз ота алачак. Икенче палаткада кунакларны гөлләмәләр, өченчесендә - төрле формадагы...
-
Тормыш әчесен күп татыган
Урмандеево авылында гомер итүче Анна Васильева үтә дә тыйнак, сабыр кеше. Соңгы елларда ул бары тик якын кешеләре белән генә аралаша, чөнки яше дә бара, исәнлеге дә тыныч тормыш итү рәвешен таләп итә. 90 еллык гомер дәвамында пенсионер әби күпне күргән. Авырлыклар да, кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтмәгән. Авыр сугыш һәм...
-
"Татарстан Республикасы хезмәтләре" мобиль кушымтасы татар теленә тәрҗемә ителгән
Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә. (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә татар телле халыкка кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдаланырга мөмкинлек бирә. Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру...
-
Республиканың туган көнен
Кече һәм олы яшьтәге төрле артистларның күп булуы кичке бәйрәмне тагын да бизәде. Аксубайның төп мәйданы кичке 7 сәгатьтә халык белән тулды. Балалары, гаиләләре белән килделәр. Районда татарлар, чуашлар һәм русларның дус-тату яшәп, илебезнең чәчәк атуы өчен тырышлык куюларын гәүдәләндергән "Татарстанның оешма чәчәге" биюе бәйрәмне ачып җибәрде. Аннан соң өч...
-
Аксубайда Республика көнен бәйрәм итү спорт ярышларыннан башланып китте.
Үзәк спорт мәйданында футбол һәм скритбол (урам баскетболы) ярышлары узды. Республика көнендә Аксубайда футбол матчлары уздыру матур гадәткә әйләнде - анда районның совет һәм башкарма комитет вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп директорлары катнашты. Скритбол уенын яшьләр һәм укучылар командалары уйнады. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. - Барыгызны...