Нурлы һәм якты Ураза бәйрәме
Бу атнада мөселманнар бөек һәм якты бәйрәмнәрнең берсе булган, изге Рамазан ае тәмамланганнан соң килгән Ураза гаетен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм көнендә Аксубайның үзәк мәчетенә ай буена ураза тоткан кешеләр, мөселманнар җыелды. Иртәнге намаздан соң ТҖ Мөселманнары диния нәзарәтенең Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров вәгазь укыды....
Бу атнада мөселманнар бөек һәм якты бәйрәмнәрнең берсе булган, изге Рамазан ае тәмамланганнан соң килгән Ураза гаетен бәйрәм иттеләр.
Бәйрәм көнендә Аксубайның үзәк мәчетенә ай буена ураза тоткан кешеләр, мөселманнар җыелды.
Иртәнге намаздан соң ТҖ Мөселманнары диния нәзарәтенең Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров вәгазь укыды.
Үз чыгышында ул изге гамәлләр кылынган, начар гадәтләрдән арынып, намаз укып, гыйбадәт кылып уздырылган изге Рамазан аеның зур билгеләнешкә ия булуын билгеләп үтеп, мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.
Район башлыгы Камил Гилманов та мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләде.
Ул, көннәрнең кызу һәм озын булуына карамастан, мөселманнар ураза тоттылар һәм бер үк вакытта басу-кырларда, производствода хезмәт куйдылар, дип билгеләп үтте.
- Район иминлеге безнең һәрберебезгә бәйле, - диде Камил Камал улы. - Аның чәчәк атуында күңелләре һәм йөрәкләре чиста, пакъ булган кешеләрнең хезмәт өлешләре зур. Дин тотучы кешеләр начар фикер йөртә алмый, алар бары тик казанышларга гына исәп тоталар. Бүгенге Ураза бәйрәмендә сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.
Равил хәзрәт Зөфәров Камил Гилманов рәислегендә район җитәкчеләре тарафыннан һәр яктан ярдәм һәм булышлык күрсәтелүен билгеләп үтте.
- Менә ничәнче ел рәттән Камил Камал улы районда дин кардәшләр өчен ифтар мәҗлесе уздыра, мөхтәсибәттә бер генә чара да район хакимияте катнашыннан башка узмый. Мәчетне ремонтлауда да зур булышлык күрсәтелде, - дип билгеләп үтте Равил хәзрәт Зөфәров.
Аннан соң мөселманнар Гайдел фитр бәйрәм намазын укыдылар. Мәчеттән чыккач дин тотучылар зыярәтләргә барып, ата-бабалары, туганнары, якыннары, кардәшләре рухларына дога кылалар, бергәләп табын артында бәйрәм сый-нигъмәтләреннән авыз итәләр, сәдака өләшәләр.
Икенче көнне мәчет йортында Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә балалар һәм яшүсмерләр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәм турында тулырак гәзитнең киләсе санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев