Беренче портфельләр тапшырылды
Район башлыгы Камил Гилманов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" иганә акциясен башлап җибәрде. Аксубайның үзәк мәйданында бәйрәмчә мохиттә волонтерлар канцелярия кирәк-яраклары белән тутырылган беренче портфельләрне беренче сыйныфка баручы 8 балага тапшырдылар. Мәдәният йорты, мәгариф бүлеге, мәктәптән тыш эшләр бүлеге хезмәткәрләре, Аксубайның 3 нче гомуми белем бирү мәктәбе активистлары тырышлыгы белән бәйрәм...
Район башлыгы Камил Гилманов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" иганә акциясен башлап җибәрде.
Аксубайның үзәк мәйданында бәйрәмчә мохиттә волонтерлар канцелярия кирәк-яраклары белән тутырылган беренче портфельләрне беренче сыйныфка баручы 8 балага тапшырдылар. Мәдәният йорты, мәгариф бүлеге, мәктәптән тыш эшләр бүлеге хезмәткәрләре, Аксубайның 3 нче гомуми белем бирү мәктәбе активистлары тырышлыгы белән бәйрәм якты һәм истә калырлык булды. Чарага килгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар кулга-кул тотынып рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Тантанада депутатлар да катнашты.
- Әлеге хәйрия кампаниясе ярдәмендә мәктәпкә баручы балалар ата-аналарының финанс хәлләре төрле булудан үзләрен кимсетелгән итеп хис итмиләр, - дип билгеләп үтте үзенең котлау чыгышында Камил Гилманов. - Акциядә районның барлык оешмалары да катнаша. Чөнки без үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү - бу мәктәп һәм ата-аналар эше генә түгел, ә җәмгыятьнеке дә булуын аңлыйбыз. Сезне якынлашып килүче яңа уку елы белән котлыйм. Сез - безнең районның өмете. Без сезнең буй җитеп, иң катлаулы бурычларны да тормышка ашыруыгызга ышанабыз.
Акциядә катнашучыларга мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина да рәхмәтен җиткерде.
- Акция балалар өчен бик мөһим, - дип ассызыклады ул. - Ярдәм ихластан күрсәтелә. Иганәчеләр ярдәме белән быел беренче сыйныфка аяк басучы 88 бала уку кирәк-яраклары белән сумкалар һәм 2-11 сыйныфка баручы 55 укучы канцелярия товарлары җыелмасын алачак. Күрсәтелгән ярдәм бәрабәренә 1 сентябрь иң көтеп алынган һәм бәхетле көн булачак. Ә бу исә өлкәннәрнең ярдәменә, игътибар һәм кайгыртуына мохтаҗ балаларга ярдәм итү өчен иң яхшы сәбәп.
Дәрәҗәле кунаклар беренче сыйныф укучыларына укуда уңышлар теләделәр, ә булачак укучылар, букча эчендәге әйберләрне тизрәк карап сөенер өчен әти-әниләре янына ашыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев