Тормыш рәвеше – яхшы хуҗа булу
АПК: эш-мәшәкатьләр

Тормыш рәвеше – яхшы хуҗа булу

Шәрбән авылында яшәүчесе Илдус Вафин фермер хуҗалыгын уңышлы алып бара.

Аның авыл хуҗалыгы тармагына юлы алдан ук хәл ителгән дип әйтергә була.

Ул гаиләдә алтынчы бала булып үсә. Шәрбән мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы шәһәрендә мәдрәсәдә белем ала. Әтисе авырып киткән вакытта ул предприятиедә эшли торган була инде. Әти-әни белән яшәү төпчек малайның бурычы булганлыктан, ул кире авылга әйләнеп кайта. Ул чагында аңа 25 яшь була. Вафиннарның хуҗалыгы зур була. Әтисе гомер буе – терлекче, әнисе сыер савучы булып эшләгәннәр, балалар исә яшьтән үк крестьян хезмәтенә өйрәнеп үскәннәр. Егет авылга кайтып, баш-аягы белән эшкә чума. Шулай ук ул ит сату белән шөгыльләнә башлый – шәһәр базарына барып ит сата. Аның барысы да уңышлы килеп чыга, бөтенесенә дә җитешә. Ике елдан соң әтисе бакыйлыкка күчә. Илдус аның эшен дәвам итә.

2006 елда Илдус Сабирҗан улы 20 гектар җир рәсмиләштерә. Сыерлар өчен азыкны үзе җитештерү максаты белән бөртекле культуралар чәчә. Җир җитеп бетми, берничә елдан аны арттырырга карар итә. Район башлыгы Камил Гилманов янына җир кишәрлеген арттыруга рөхсәт сорап килә. Әмма район җитәкчесендә яшь егетнең ниятләре ышаныч тудырмый, җитди булып тоелмый. Бер көннән район җитәкчесе Шәрбәнгә аның хуҗалыгын карарга үзе килә. Аның участогында арпаның ничек үсүен, болында Вафиннарның зур көтүе утлап йөргәнен күргәч, 60 гектарга рөхсәт кәгазен имзалый.

Вафин 2009 елда крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштерә. Ике елдан соң ул бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче фермерлар Марат Сафин һәм Ильяс Сөләйманов белән бергә гаилә фермаларына ярдәм буенча республика программасында катнаша. Ул дәүләттән 945 мең сум акча ала.

Ул елларда бу программа эшли генә башлаган була. Аның ярдәмендә терлекчелек корпусы төзелә, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча фермага кадәр бетон юл салына. Киров өлкәсеннән сыерлар алып кайталар. Ферма лейкоз белән проблема килеп чыкканчыга кадәр уңышлы эшли.

– 2020 елдан ел дәвамында ферма буш торды, – дип сөйләде фермер. – Бу вакыт эчендә санитар чистарту үткәрдек, биналарны, кардаларны препаратлар белән эшкәрттек, йогышсызландырдык. Икенче елны Россиянең төрле төбәкләреннән таналар кайтарттык. Менә өч ел инде Вафинның терлекчелек фермасында сәламәт терлекләр генә асрала.

Бүген крестьян-фермер хуҗалыгында 50 савым сыеры исәпләнә һәм шуңа өстәп яшь терлекләр. Илдус Вафин әле сөт җыючы да. Авыл халкы аңа үз продукциясен тапшыра.

– Авыл хуҗалыгы производствосының үз кыенлыклары бар, – дип фикере белән уртаклашты фермер. – Сөткә бәя – тотрыклы түгел. Узган җәйдә сөткә бәянең түбән булуы аркасында күп хуҗалыклар ябылды. Печән булмады – ел уңышсыз килде, беркем дә үзенә зыян салып эшләргә теләми.

Ләкин Вафин хуҗалыгы бу сынауны лаеклы уза. Терлек азыгын ул үзе җитештерә. Бөртекле культуралардан баш тарткан, бары тик азык культуралары гына чәчә. Үзеңә үстергәнче, ашлыкны сатып алуның отышлырак булуына инанган ул. Шуңа күрә комбайнын да саткан, аны тоту чыгымлы була башлаган. Фермерның җир эшкәртү һәм терлек азыгы җитештерү өчен башка техникасы бар.

Фермерның гаиләсе зур. Җәмәгате Ләйсән Мәгъсум кызы белән дүрт бала тәрбиялиләр. Ул – укытучы, Яңа Дума төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы да педагогик белемгә ия – тик практика булмаган – башка юлны сайлаган. Вафиннарның олы кызы медицина югары уку йорты студенты – булачак табиб. Ул күптән түгел кияүгә чыккан. Уллары Ильяс Казан инновация институтында беренче курста укый. Әтисе аңа зур өметләр баглый. Киләчәктә гаилә тагын сарык үрчетү белән шөгыльләнергә уйлый.

Ильяска республикада перспективалы булган әлеге юнәлешне үзләштерергә кирәк булачак. Вафиннар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына агростартапта катнашуга документлар әзерлиләр.

Ильяс – спорт белән шөгыльләнә, билбау көрәше белән мавыга, яшьтән үк әлеге спорт төре буенча ярышларда катнашкан, аның республика гына түгел, Россия дәрәҗәсендәге бүләкләре дә бар. Әтисе сөйләгәнчә, ул җәй буе көтү көткән, хәзер дә атна саен кайтып ярдәм итеп китә.

Юныс та ярдәмче булып үсә. Бишенче сыйныфта укый, футбол белән мавыга, район командасында чыгыш ясый, республика ярышларында берничә тапкыр катнашкан. Кече кызлары Сәйдә дүртенче сыйныф укучысы. Илдус Сабирҗан улының гаиләсе турында үз фикере бар.

– Якын дусларымның барысының да ким дигәндә өчәр баласы бар, – диде ул. – Балалар – бәхет, шатлык, тормыш тулылыгы ул. Балаларны ничек ашатырга, янәсе, барысы белән дә тәэмин итәргә, дип күп балалы булудан курыкканнарны аңламыйм. Әти-әнинең алты баласы иде, үстек, һәрберебезнең йорты, фатиры, икешәр машинасы бар. Аллаһы Тәгалә балалар булса, мөмкинлекләрне дә бирә.

Вафиннар гаиләсе – динле, көн саен биш тапкыр намаз укыйлар. Фермер аларның гаиләсе белән ничек ял итүләре, канәгатьлек алулары турында сөйләде.

–Шәрбән урманнары гөмбә һәм җиләккә бай, – диде ул. – Гөмбә җыярга бик яратам. Бакчада төрле җиләк-җимеш үстерәбез. Җәй буена йортта, учак өстендә шулпа пешерәбез, саф һавада – тәмлерәк. Без кечкенәдән мичтә пешкән ашка күнеккәнбез. Бу – иң тәмле ризык. Әтинең эштән кайткач, мичтән чуен белән ашны алганын хәтерлим, аның тәмлелеге, исе... Болар – авыл тормышының сөенечләре, алардан башка ничек яшәргә?


Нет комментариев