Кырларга «Чистай» агрофирмасы-4 ХК чәчү комплекслары да чыкты.
– Шимбә көнне язгы рапс чәчүгә керештек, аның өчен 8362 гектар мәйдан бүленгән, – ди агрофирманың башкарма директоры Илгиз Алмакаев. – Параллель рәвештә көзге культуралар чәчүлекләрен тукландырабыз, культивация, тырмалау үткәрәбез.
Җирдә эшләүгә сагынган механизаторлар язгы кыр эшләренә уңай кәеф белән керештеләр. Язгы көн – ел туйдыра бит. Чәчү комплекслары көйле эшли. Бүгенгә агрофирмада 588 гектар рапс чәчелгән инде. Чәчү кампаниясенә Аксубай, Нурлат, Чистай районнары механизаторлары җәлеп ителгән. Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары танылган кыр хезмәтчәннәрендә практика уза һәм тәҗрибә туплый.
Агрофирмада иртән район Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов булып китте. Алар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен яңа сезон башлану белән котладылар һәм аларга яхшы һава торышы, техникаларның сынатмавын һәм югары уңыш теләделәр.
Ә дүшәмбе көнне басуларга «Волга-Селект» ҖЧҖ чәчү комплекслары чыкты. Игенчеләр авыл хуҗалыгы предприятиесенең үзәк базасыннан ерак түгел, Кәкре Күл авылы янындагы участокларда чәчү эшләрен башлап җибәрделәр. Арпа чәчүдә өч агрегат ике сменада эшли. Штурвал артында – тәҗрибәле игенчеләр: Аркадий Кириллов һәм Виктор Матюшкин, Евгений Андреев һәм Андрей Кондратьев, шулай ук Ришат Гатин һәм Радик Гамируллин. Кырга чыкканнан бирле, алар сайлап алынган 400 гектардан артык мәйданда чәчү эшләрен башкарганнар.
Хуҗалыкта чәчү мәйданы 9539 гектар тәшкил итә. Механизаторлар 1186 гектарда – бөртекле сабан культуралары, 9200 гектардан артык мәйданда техник культуралар чәчәргә планлаштыралар, шулар арасында ике мең гектардан артык мәйданны рапс һәм дүрт мең гектардан артык мәйданны көнбагыш тәшкил итәчәк. Быел алар кырларыбыз өчен яңа булган җитен культурасын игеп, үз мөмкинлекләрен сынап караячаклар.
– Чәчү эшләрендә катнашкан механизаторлар – үз эшләренең чын осталары, йөкләнгән бурычны җаваплылык хисе белән башкаралар, – дип билгеләп үтте бүлекчә идарәчесе Владимир Айдов. – Алар чәчүне туфракта дым сакланган вакытта кыска срокларда тәмамларга тырышалар.
Чәчү эшләренең барышы белән Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов танышты. Ул чәчү процессының техник мәсьәләләре белән кызыксынып, механизаторлар белән аралашты һәм яхшы уңыш алуга ирешү юлында ярдәм итү өчен үз киңәшләрен бирде.
Нет комментариев