Календарь язның якынлашуын искәртә.
Шуның белән бергә, игенчеләрнең эш-мәшәкатьләре дә башлана. Уңышны формалаштыру кыр эшләренә кадәр үк башлануын агрономнар яхшы белә. Россельхозцентрның Аксубай филиалы җитәкчесе Габдерәшит Гельметдинов белән шул хакта әңгәмә корабыз.
- Орлыклар сыйфаты - яхшы уңыш алуда төп факторларның берсе. Орлыклар - ул тере организм, алар сулыйлар, яшиләр...
Календарь язның якынлашуын искәртә.
Шуның белән бергә, игенчеләрнең эш-мәшәкатьләре дә башлана. Уңышны формалаштыру кыр эшләренә кадәр үк башлануын агрономнар яхшы белә. Россельхозцентрның Аксубай филиалы җитәкчесе Габдерәшит Гельметдинов белән шул хакта әңгәмә корабыз.
- Орлыклар сыйфаты - яхшы уңыш алуда төп факторларның берсе. Орлыклар - ул тере организм, алар сулыйлар, яшиләр һәм авырыйлар. Аларның нинди авырулар белән авырганын һәм ничек дөрес дәваларга кирәклеген белер өчен орлыкларга фитопатологик анализ ясарга кирәк. Шул анализны ясамыйча орлыкларны агулауның файдасы юк. Узган елгы һава торышы шартлары бөртекнең дымлылыгын арттырды. Бу хәл орлык материалының күгәрек белән каплануы һәм альтернариоз белән зарарлануына китерә. Орлыкларның зарарлануына кагылышлы якынча мәгълүматларга карап фикер йөрткәндә, сабан бодаеның 12 процент - альтернариоз, 8 процент күгәрек белән зарарланганлыгын күрсәтә. Безнең күрсәткечләр буенча 5-12 проценты гельминтоспориоз авыруы белән зарарланган. Шуңа бәйле хуҗалыкларда агулау вакытында нәтиҗәле биофунгицидларны куллануга һәм гектарына 500 сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкин. Ә орлыкларның гельминтоспориоз һәм фузариоз белән зарарлану очрагында - 10 процентка кадәр. Әгәр зарарлану 10-15 процент тәшкил итә икән - биологик препаратлар белән химик фунгицидлар куллану таләп ителә, зарарлану 10 процент булганда белгечләр агулау вакытында ике-өч компонентлы химик препаратлардан файдаланырга киңәш итәләр.
Орлыкларны агулауга кагылышлы киңәшләр үтәлгән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уңыш гектарыннан 6-13 центнерга күбрәк алына.
Фитопатологик анализ нәтиҗәләре буенча орлыкларның авыру дәрәҗәсе һәм төре, шытып чыгу энергиясе, тамырлар саны һәм озынлыгы, чәчү тирәнлеге һәм вакыты билгеләнә. Гомумән алганда, орлыкларга бәйле тулы мәгълүмат ясала. Алынган мәгълүматлардан чыгып, киңәшләр бирелә, ә игенчеләргә аларны үтәргә һәм бердәм шытымнар гына көтәргә кала.
2017 елда көзге тикшерүләр орлыкларның шытып чыгу үзенчәлеге 20 процентка түбән булуын күрсәтте, димәк, көчле шытымнарга ирешү өчен яз көне аларны агулаганда үсешне көчәйтүче препаратлар һәм микробиоашламалар кулланырга кирәк. Бу бигрәк тә орлыкларны агулаганда кулланылган, шытып чыгу вакытын 2-3 көнгә тоткарлаган химик фунгицидларга каршы бик актуаль. Агымдагы елда филиал белгечләре бу фактны исбатлар өчен лабораториядә төрле препаратлар кулланып, төргәктәге сабан бодаена сынау үткәрделәр. Контроль вариантта үсеп чыгу энергиясе - 84 процент, төрле биопрепаратлар кулланганда 92 процент тәшкил итүен күрсәтте.
- Үсемлекләргә зыян салучы корткычларга килгәндә...
- Корткычларны, бигрәк тә шытымнар пәйда булган чорда буйлы ашлык борчасын һәм тармаклану фазасында сабак чебенен күзәтү максатларында без инсектицидлы агулар кулланырга киңәш итәбез. Урыннардагы агрономнар чәчүлекләрне корткычларга каршы эшкәртү үткәрергә һәрвакытта да өлгерә алмыйлар, ә орлыкларны инсектицидлы эшкәртү шытымнарны нәтиҗәле саклап калып, яхшы уңыш алуны тәэмин итә. Россельхозцентр фаразларына караганда, 2018 елда сабан культуралары шытымнарында борчаларның күпләп таралуы көтелә, шуңа күрә инсектицид эшкәртү мөһим чара булып тора. Фитопатологик экспертиза өстенлек иткән барлык саклану чаралары технологияләрен катгый үтәгәндә һәм аларга аңлап якын килгәндә, үсемлекләрне саклауга юнәлдерелгән һәр сум үзен 2-3 тапкырга аклаячак.
Нет комментариев