Элеккеге "Аксубай" АФның "Аксу" бүлекчәсендә - инвестор да яңа, җитәкче дә.
Бүген бу объект "Восходящая Заря" АФ" ҖЧҖнең "Аксубай" филиалы булып тора. Филиалны Әсхат Габдуллин җитәкли. Җитәкче безнең белән авыл хуҗалыгының планнары, бурычлары белән уртаклашты.
- Иң беренче эш итеп яңа оешкан авыл хуҗалыгы предприятиесе "Восходящая Заря" АФ" ҖЧҖнең "Аксубай"...
Элеккеге "Аксубай" АФның "Аксу" бүлекчәсендә - инвестор да яңа, җитәкче дә.
Бүген бу объект "Восходящая Заря" АФ" ҖЧҖнең "Аксубай" филиалы булып тора. Филиалны Әсхат Габдуллин җитәкли. Җитәкче безнең белән авыл хуҗалыгының планнары, бурычлары белән уртаклашты.
- Иң беренче эш итеп яңа оешкан авыл хуҗалыгы предприятиесе "Восходящая Заря" АФ" ҖЧҖнең "Аксубай" филиалы инвесторы Азат Җиһаншин җитәкләгән ышанычлы дәүләт кампаниясе - "Татагролизинг" АҖ булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Генераль директорның компания бүлекчәләре алдына куйган беренче чираттагы бурычы - эшчеләргә хезмәт хакын ай саен түләп бару. Мисалга, март ае нәтиҗәләре буенча без хезмәт хакы бюджетын формалаштырдык инде. Хуҗалык хуҗалык исәп-хисабы нигезендә эшли. Әлбәттә инде, филиалда эшләүче һәр хезмәткәрнең соңгы нәтиҗәләр белән кызыксынуы мөһим, чөнки эш хакы шуңа бәйле.
Бүген теләсә кайсы авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең дә табышлы булмавы сер түгел. Шуңа өстәп, хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр узган елдагыдан 30-40 процентка түбән. Авыл хуҗалыгына ярдәмсез, дотациясез җан асрау бик авыр. Безнең очракта "Татагролизинг"ка ышаныч зур. Хәзерге катлаулы язгы кыр эшләренә хәзерләнү чорында без проблемалар белән ялгыз гына калмадык. Төп предприятие үзәкләштерелгән тәртиптә үзебезнең илдә җитештерелгән запас частьләр сатып алуга - 2,5 миллион, чит ил техникасын ремонтлауга 5,5 миллион сум акча бүлеп бирде.
- Әсхат Касыйм улы, предприятиенең эшчәнлеге шул ук каламы?
- Төп юнәлеш - сөтчелек тармагы. Бүгенге көндә хуҗалыкта 6400 баштан артык мөгезле эре терлек, шул исәптән 1700гә якыны - савым сыерлары. Көндәлек тулаем савым 16 тонна тәшкил итә. Бүгенге көндә сөтлебикәләрдән сөт савып алу мөмкинчелеге елына уртача 3000 килограммнан артык. Сөт җитештерүне тотрыклы итү өчен, сөтлебикә елына 4000-4500 килограммнан да ким булмаган күләмдә сөт бирергә тиеш. Алга таба көтүне югары продуктлы сыерлар белән яңартырга планлаштырабыз. Продуктлылыкны арттыру өчен тупас, концентратлаштырылган һәм сыйфатлы азыклар запасын җитәрлек күләмдә хәзерләү сорала.
- Игенчелеккә килгәндә?
- Чәчү җирләре - 11 мең гектарга якын тәшкил итә. Бүгенге көнгә чәчү участоклары төзелеше эшләнгән. Маллар исәбеннән чыгып, чәчүлек мәйданнарның төп өлешен азык культуралары биләячәк. Без язны каршыларга әзер дип авыз тутырып әйтергә була. Чәчү комплекслары кадрлар белән тулыландырылган. Болар, нигездә стажлы, тәҗрибәле механизаторлар. Чәчү кампаниясенә бәйле бөтен эш тә график буенча бара. Чәчүлек мәйданнарны исәпкә алганда, язгы кыр эшләрен үткәрү өчен безгә җиде йөз тоннага якын минераль ашлама кирәк. Бу күләмнең яртысына якыны кайтарылган. 700 тонна орлык материалы таләп ителә. Чәчү өчен орлыкны без Кукмара, Лениногорск районнарыннан алып кайтачакбыз. Орлыклар тикшерелгән, сыйфатлы, аларны үрчетү һәм башка ихтыяҗлар өчен кулланырга планлаштырабыз.
Техникага кагылышлы да проблемалар булмас дип уйлыйм. Төрле модификациядәге тракторлар, туфрак эшкәртү, чәчү комплекслары һәм агрегатлары, башка транспорт чаралары җитәрлек. Тулаем алганда техника чәчү эшләренә әзер, әлеге арсеналның бер өлеше ремонтлана.
- Коллектив белән танышып өлгергәнсездер инде?
- Безнең предприятиедә 300дән артык кеше эшли. Беренче көнне үк мин бүлекләрдә булып чыктым, эш барышы белән таныштым, хәлгә бәя бирдем. Коллективның төп өлешен яхшы һөнәри әзерлекле кешеләр тәшкил итә. Барысының да кәефләре күтәренке, алар киеренке, нәтиҗәле эшкә әзер. Минемчә безнең барысы да ничек кирәк, шулай килеп чыгарга тиеш.
Нет комментариев