Чәчүдән алып уракка кадәр – нәтиҗәле хезмәт
АПК: эш-мәшәкатьләр

Чәчүдән алып уракка кадәр – нәтиҗәле хезмәт

Районда язгы чәчү кампаниясен беренчеләрдән булып «Волга-Селект» ҖЧҖ игенчеләре төгәлләде.

Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе районда җиде елдан артык эшли һәм үз бурычын уңышлы үти. Сергей Исаев җитәкләгән авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы быел да чәчүне кыска вакытта төгәлләде. Игенчеләр 9490 гектардан артык сабан культуралары чәчтеләр. Шул исәптән – 1357 гектардан артык – бөртеклеләр (арпа), 8100 гектардан артык техник (4100 гектар көнбагыш, 2000 гектарга якын җитен) культуралар.

«Волга-Селект»ның чәчүлек мәйданнары районның төрле почмакларында, төрле авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан. Объектлар ераклыгы проблемалар тудыра – үзәк базадан аларга кадәр барып җитү күп вакыт һәм ресурслар таләп итә. Шуңа да кармастан, бу хезмәт нәтиҗәсенә йогынты ясамый.

– Без чәчү кампаниясен кыска агротехник срокларда тәмамладык, — дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Фәндәс Гафиятуллин. – Механикалаштырылган звенолар һәм хезмәт күрсәтүче барлык хезмәтләр зур җаваплылык белән бердәм эшләделәр. Яхшы уңыш алу өчен ышанычлы нигез салынган.

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә төрле модификациядәге тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары, иң заманча туфрак эшкәртү агрегатлары, сиптергечләр, йөк машиналары бар. Алар белән тәҗрибәле, оста игенчеләр һәм йөртүчеләр идарә итә.Чәчү вакытында механикалаштырылган звенолар тәүлек әйләнәсе эшләде.

Бу җаваплы чорда һәр хезмәтчән үз урынында профессиональ хезмәт куйды. Тырмалауда механизаторлар Николай Харитонов (иң яхшы нәтиҗәгә ия – 942 гектарга сабан культуралары чәчкән), Василий Марков, Анатолий Исаев һәм Александр Титов тырышып эшләделәр.

Туфрак йомшартуда Нияз Сәгыйтдинов, Шамил Хәмитов, Илгиз Исламов, Евгений Муллин һәм Хәлил Хәйруллин мәшгуль булды. Бөртекле һәм техник культур игүдә чәчү комплексларында Андрей Кондратьев (авыл хуҗалыгы предприятиятиесе буенча рекордлы нәтиҗәгә иреште – сезон вакытында 1631 гектар чәчте), Александр Старшов, Евгений Андреев, Радик Гамируллин, Искәндәр Питукин һәм Фәнил Нуретдинов киеренке хезмәт куйдылар.

Механизаторлар Юрий Мотросов, Ришат Җамалетдинов һәм Виталий Ковряков үз агрегатларында чәчүлекләрнең сыйфатын тәэмин итеп, туфрак әйләндерүдә мәшгуль булдылар.

Чәчү вакытында КамАЗ йөртүчеләре дә көнне төнгә ялгап хезмәт куйдылар. Илшат Нуретдинов, Юрий Захаров, Владимир Ижбаторин һәм Владимир Пятышев көндез дә, төнлә дә агрегатларга орлык,ашлама ташып тордылар.

Язгы кампания башыннан хуҗалык басуларында параллель рәвештә үсемлекләрне тәрбияләү һәм яклау буенча агрочаралар алып барыла. Чәчүлекләрдә чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы сыек состав кертеп, сиптергеч агрегатлар эшли. Мәүлет Закиров исәбендә җиде мең гектардан артык эшкәртелгән чәчүлек бар. Шулай ук кыр уңганнары Ленар Нуретдинов, Илназ Исламов, Александр Ванчурин һәм Ришат Гатин да югары күрсәткечләргә ирешәләр.


Нет комментариев