Авторлар үзәк утар – Емелькино авылының үткәненә бик тәфсилләп тукталганнар. Басмада китерелгән архив мәгълүматлары торак пунктка ХVIII гасырның икенче яртысында нигез салынуы турында сөйли.
«Казан губернасы авылларының исемлегендә 3нче ревизия (1762) вакытына ул билгеләнмәгән, – дип язалар туган як тарихын өйрәнүчеләр. – Салмановка авылы, ул шулай ук Емелькино, 1793 елда Казан губернасы Чистай өязенең сызым бүлеге алфавит кенәгәсендә телгә алына.
«Салманка Емелькино авылы» дип аталган 1879 елда төшерелгән Емелькино авылы планы – 18 гасыр азагында Чистай өязе атласына китерелгән.
Инкыйлабка кадәрге чыганакларда Емелькино авылы буларак телгә алына.
Емелькино авылы, нигез салынган көннән алып 1796 елга кадәр Казан наместниклыгы Чистай өязе Чистай шәһәре составында булган; 1796 елдан 1860 елга кадәр, Казан наместниклыгын Казан губернасына үзгәртүгә һәм волостьлар өязе составында төзелүгә бәйле рәвештә, Казан губернасы Чистай өязе Биләр волосте составында булган.
Халык саны төрле елларда түбәндәгечә тәшкил иткән: 1816 елда – 95 кеше, 1827 елда – 234, 1839 елда – 233; 1859 елда – 158, 1897 елда – 201, 1908 елда – 355, 1920 елда – 402, 1926 елда – 365, 1938 елда – 376, 1949 елда – 342, 1958 елда – 520, 1970 елда – 515, 1979 елда – 429, 1989 елда – 290, 2002 елда – 265, 2010 елда – 267, 2015 елда – 252 кеше (чуашлар).
01.01.2022 елга – 201 кеше.
Емелькино авылы халкы 1749 елда төзелгән Казан Епархиясе Никольск-Чабаксар волостеның (1861 елдан – Яңа Адәм волосте) Савруши авылында Христо-Рождественский чиркәве мәхәлләсенә керә;
1891 елдан – 1891 елда төзелгән Яңа Адәм волостеның Сосновка авылында Казан-Богородицк чиркәвенә;
1905 елдан – Казан Епархиясе Чистай өязенең Биләр волосте Шама авылында изге Георгий чиркәвенә керә.
1929 елда Казан Епархиясе Указы белән безнең төбәктә чиркәүләр ябылган. Кызганычка каршы, китапта телгән алынган мәхәллә чиркәүләренең берсе дә безнең көннәргә кадәр сакланмаган.
1860 елга кадәр халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә һәм игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
Бу чорда авыл җәмгыятенең җир биләмәсе (Черемушка авылы белән берлектә) 960 дисәтинә тәшкил иткән.
20 гасыр башында авылда 3 тегермән (1 – су һәм 2 җил тегермәне), ярма ярдыргыч, вак-төяк әйберләр сату кибете эшләп килгән.
Су тегермәненә – Сафиуллин Хисбулла, җил тегермәннәренә Паньшин Иснегил һәм Ильин Тимофей хуҗа булган, ул шулай ук ярма ярдыру белән дә шөгыльләнгән.
1930 нчы елларда Емелькино авылында «Малалла» колхозы оештырыла, аны Аксубай районының иң яхшы рәисләренең берсе – Агрипина Чадаева җитәкли.
1952 елда ЦК ВКП(б)ның «Вак колхозларны эреләндерү турында»гы карары нигезендә, Емелькино авыл советының Степан Разин исемендәге (Иске Чуаш Адәме), «Черемушка» (Черемушка), «Звено» (Яңа Чуаш Адәме), «Малалла» (Емелькино) колхозлары һәм Сосновка авыл советының «Подлесный» (Сосновка, Кызыл Юл) колхозлары Емелькино үзәге булган «Большевик» колхозына берләштерелә.
1952 елның 8 маеннан колхоз – Татарстан АССР Чистай өлкәсенең Биләр районы составында, 1953 елның 25 апреленнән Татарстан АССР Биләр районы составында була.
1954 елда «Большевик» колхозын Ворошилов исемендәге колхозга алыштыралар, 1957 елда колхозны ике колхозга – Ворошилов исемендәге колхоз (Яңа Чуаш Адәме, 1 бригада; Емелькино, 2 бригада ; Черемушка, 3 бригада; Иске Чуаш Адәме, 4 бригада) һәм Чапаев исемендәге колхоз (Сосновка, 1 бригада; Кызыл Юл, 2 бригада) итеп эреләндерәләр.
1958 елда колхозларны эреләндерәләр. Ворошилов исемендәге һәм Чапаев исемендәге колхозларны Емелькино үзәге булган «Дружба» исемендәге бер колхозга берләштерделәр (Яңа Чуаш Адәме, 1 бр.; Емелькино, 2 бр.; Черемушка, 3 бр.; Иске Чуаш Адамы, 4 бр; Сосновка, 5 нче бр).
1963 елның 1 февраленнән «Дружба» колхозы Татарстан АССРның Чистай районы составында була.
1964 елда «Дружба» колхозын «Восток-3» колхозына алыштыралар. 1964 елның 4 мартыннан колхоз – Алексеевск районы составында, 1977 елның 20 августыннан ТАССРның Аксубай районы составында була.
1983 елда, ТАССРның Аксубай районы халык депутатлары Советы башкарма комитетының 11.11.1983 елда кабул ителгән 457нче карары нигезендә, «Восток-3» колхозы ике колхозга: «Восток-3» һәм «Алга» колхозларына бүленә.
1990 елның 30 августыннан «Восток-3» колхозы ТАССРның Аксубай районы Емелькино авыл советы составында була.
Колхозчыларның тормышы елдан-ел яхшыра. Авыллар бөтенләй башкача төсмер ала башлый.
Әмма 90нчы үзгәртеп кору еллары һәм базар икътисады килгәч, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең тулысынча таркалуы күзәтелә. Бу тулаем ил, республика һәм районда җәмгыятьне үзгәртеп кору еллары була.
1898 елның 30 сентябрендә авылда бер класслы ирләр мәктәбе ачыла, 1900 елда аны 10 малайдан торган катнаш земство бер класслы училищесына үзгәртәләр.
1903 елда училищеда – 30, 1904 елда – 23, 1907 елда – 26, 1920 елда 15 малай һәм 2 кыз укый. Укытучылар Павел Лаврентьев, Николай Кузнецов, Феодора Симакаева була.
Совет властеның беренче елларында беренче баскычтагы Емелькино башлангыч мәктәбе ачыла. 1935 елда аны Иске Чуаш Адәме авылының колхоз яшьләре мәктәбе (ШКМ) белән берләштерәләр һәм тулы булмаган урта (җиде еллык) мәктәпкә әйләндерәләр. Укучыларны Емелькино авылында төзелгән мәктәпнең яңа бинасында урнаштырдылар.
Шулай ук Яңа Чуаш Адәме, Сосновка, Черемушка, Югары һәм Түбән Кондрата авыллары балалары да Емелькино урта мәктәбенә укырга йөри.
1953 елда Емелькино җидееллык мәктәбе – сигезьеллык, 1965 елда урта мәктәп була.
1975/1976 уку елларында анда 540 укучы белем ала, шуларның 74е – башлангыч мәктәптә.
80нче еллар уртасында мәктәп каршында интернат эшли. 1984 елда Емелькино авылында ике катлы таш мәктәп төзелә.
2021/2022 уку елы башында мәктәптә 57 укучы белем ала. Укытучылар коллективын 21 укытучы тәшкил итә, укытучыларның уртача яше – 53 яшь. Анда авыл клубы һәм китапханә урнашкан. Авылда яңа КФҮ төзелә, бүген ул авыл кешеләрен җәлеп итү үзәге булып тора».
Нет комментариев