Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Аксубай һәм Аксубай районы тарихы

Аксубай районында Васильевка авылын Бөек Василий хөрмәтенә атаганнар

Владимир Чураковның «Минем кече ватаным – Савруш төбәге» китабында Васильевка авылының барлыкка килүе турындагы бүлек тә бар.

 

Автор әлеге авыл тарихын дәүләт архивы документларын актарып өйрәнгән. Бу авыл турында сөйләп, ул бик кызыклы мәгълүматлар урнаштырган. Туган якны өйрәнүченең авыл турындагы язмасын китерәбез.

“Васильевка авылына 1924 елның 21 мартында Иске Савруш авылыннан күченгән чуашлар, крестьяннарның теләге һәм авылга нигез салучылар Григорьев Иван Григорьевич һәм Назаров Роман Яковлевич инициативасы белән 39 йорт хуҗалыгы һәм 176 кеше составында нигез салына, бу турыда Чистай Кантзем бүлекнең җир төзелеше буенча документларында хәбәр ителә.

Изге Бөек Василий көнен бәйрәм итү хөрмәтенә «Васильевка» дип атала.

Василий исеме грек теленнән патша дигәнне аңлата, халыкта – Василий – кояшлы, Василий – җылы, дип йөртелә.

Күчеп килүчеләрнең составы ярлылардан, крестьян инвентарьлары булган уртача җирле игенчеләрдән һәм чагыштырмача яшь кешеләрдән торган.

Бистә үзенең болынлы җирләренә бай булган Кармәт һәм Попов аланнары территорияләрендә урнашкан, алар Саврушка елгасының сул кушылдыгы Парки елгасының уң һәм сул ягында, Аксубай шәһәр тибындагы бистәсеннән 15 км.да төньяк-көнбатыштарак урнашкан.

Парки елгасыннан тыш, икенче елга – Диндиверка да бар, Парки елгасының уң ягында һәм Камышлавар (Камышларка елгасы) үзәнлегендә Хыйдытип елгасы, Попов аланы буйлап Сельдук елгасы аккан.

Елгалар коры (сусыз) була. Яз көне алар – кар суы, җәй көне шаулап торган чишмәләр белән тулыланганнар.

Җир биләү – община тәртибендә.

1924 елның 31 августындагы җир проекты буенча авылның җир өлеше 418, 30 дисәтинә тәшкил иткән,

шул исәптән: сөрүлек җирләре – 328,66

көтүлекләр – 57,17

куаклы урыннар – 3,42

утарлар – 10,75

барлыгы уңайлы – 400,00;

уңайсыз – 18,30 дисәтинә.

Васильевка авылын оештыруда һәм җир кишәрлеге бүлеп бирүдә вәкаләтле вәкилләр катнашкан:

Васильевка авылыннан – Григорьев Иван Григорьевич һәм Назаров Роман Яковлевич; урта Савруштан – Ягуков Кучук;

Аксубай урманчылыгыннан – урманчы ярдәмчесе А.И. Гуляев; Иске Савруш оешмасыннан – Мартьянов Петр, Пильщиков Иван, Трофимов Федор;

Яңа Адам РИКА рәисе урынбасары ипт. Соловьев, волость агрономы Вязьмин Павел Александрович;

ТССР Наркомземның җир төзелеше һәм мелиорация идарәсе җир төзелеше белгече – Н.Г. Степанов һәм җир төзүче-проектлаучы – Егоров; Чистай Кантзем бүлегенең җир төзелеше белгече – Остальцев.

Халык саны: 1926 елда – 203, 1938 елда – 275, 1949 елда – 261, 1958 елда – 312, 1970 елда – 409, 1979 елда – 416, 1989 елда – 246, 2010 елда – 237, 2015 елда – 222, 2023 елда-166 кеше».

Туган якны өйрәнүче Владимир Чураков китап басылып чыкканнан соң бу авылда булган, анда яшәүчеләр белән очрашкан, китап материаллары белән таныштырган. Авыл халкы басма авторы белән зур кызыксыну белән аралашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев