Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Урмандеево китапханәсендә көз

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы проекты кысаларында Урмандеево авыл китапханәсендә чуаш язучыларының һәм шагыйрьләренең көз турындагы әсәрләрен сәнгатьле итеп укулар үткәрелде.

Урмандеево авыл китапханәсендә яңа уку елы кызыклы көзге чара белән башланып китте. Монда бөтен нәрсә иң матур ел фасылы – алтын көзне хәтерләтте. Тематик бизәлешле китапханә иҗади серлелек мохите тудырды.

Китапханәче Татьяна Максимова “Кулчатыр астында көз” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар танылган чуаш авторлары шигырьләр М. Мерчен, Л.Сорокин, Н.Карай, А.Пăртт, Г.Матвеев, Л.Сари, Л.Николаев, Н.Силпиның көз турындагы шигырьләрен сөйләделәр. Укуларда катнашучылар ел фасылын тасвирлау өчен шундый матур сүзләр табу мөмкинлегенә игътибар иттеләр.

Очрашу ахырында укучылар көз темасына пазллар җыйдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев