Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Иске Ильдеряктән яшь театр сөючеләр куйган спектакль уңыш китерде

Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортының «Веснушки» балалар фольклор коллективы «Сказка о жареных петухах» әкият-спектакле белән уңышлы чыгыш ясады.

Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты сәхнә эшендә дәртләнеп катнашкан яшь театр сәнгатен сөючеләрне берләштерә.

Шушы көннәрдә РФ проектын тормышка ашыру һәм ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, «Веснушки» балалар фольклор коллективы «Театраль көз-2021» балалар театр коллективларының II район фестивалендә «О жареных петухах» әкиятен күрсәтте.

Спектакль тамашачыларда да, жюри әгъзаларында да онытылмас тәэсирләр калдырды. Сюжет буенча Урман карчыгы образындагы явыз көч балаларны да, олыларны да дуңгызларга әйләндерергә омтыла. Бары безнең заманнан кыю кызның ярдәме белән генә Батыр егет йокысыннан уяна һәм Урман карчыгына үзенең явыз ниятен тормышка ашырырга ирек бирми. Әкият нигезенә зирәклек салынган. Төп геройлар аны пьеса ахырында таныйлар. Ул катлаулы хәлләрдә куркуга бирелмәскә, алдауларга ышанмаска, үзең булып калырга кирәклегенә төшендерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X