Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

И, туган тел, и матур тел...

Башкаладан килгән мөгаллимнәр халык алдында чыгыш ясаганда татар телендәге төп кимчелекләр, җитешсезлекләр турында сөйләделәр.

Район мәдәният йортында ТР Президенты каршындагы татар телен үстерү һәм саклау комиссиясе йөкләмәсе буенча Казан Дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре – сәхнә теле белгече, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Земфира Ибәтова, актер, режиссер, драматург, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәрипов, режиссура һәм актерлык осталыгы буенча әйдәп баручы белгеч, ТРның атказанган артисты, доцент Азат Зарипов, музыкант, баянчы, ТРның атказанган артисты Әлфис Галиуллиннарның татар телен пропагандалау буенча чыгышлары тәкъдим ителде.

Казан мөгаллимнәренең чыгышларын тыңларга район җитәкчелеге, татар телле мәктәпләр директорлары, татар теле укытучылары, авыл җирлекләре башлыклары һәм район оешмалары, предприятиеләре хезмәткәрләре җыелды.

Татар телен үстерүгә һәм саклауга багышланган чара гармун моңнары һәм җырлар белән башланып китте, артистларның матур итеп укылган шигъри әсәрләре тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Башкаладан килгән мөгаллимнәр халык алдында чыгыш ясаганда татар телендәге төп кимчелекләр, җитешсезлекләр турында сөйләделәр, авазларның дөрес әйтелешенә, дулкынлану, курку хисләреннән арыну, артикуляция гимнастикасы, дөрес сулыш алу буенча күнегүләргә тукталдылар.

– Без Аксубай районына килүебезгә бик шат. Республикабызның 23 районында булдык, Аксубай районы – 24 нчесе, декабрь азагына кадәр 43 районны да йөреп чыгачакбыз. Эшебезнең нәтиҗәләре күренә, без сезгә татар телен өйрәтергә түгел, ә белгәннәребез белән уртаклашырга, фикерләр алышыр өчен килдек, – диде Раушан Шәриф.

–Иншалла, безнең районга да килеп җиттегез, бик зур рәхмәт сезгә, безне татар телендә матур итеп сөйләргә өйрәтәсез, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Без ике дәүләт телендә дә сөйләшергә, аралашырга тиеш. Бездә әле чуаш теле дә бар. Бәйрәмнәрне өч телдә алып барырга тырышабыз, бер генә милләтне дә кимсетмибез. Президентыбыз башлаган эшне ахырына кадәр җиткерәчәк, бу үзенә күрә бер десант кебек. Менә бүген татар теленнән диктант яздык, хәтта мәчетләрдә муллар да бер хатасыз яздылар. .

Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме Земфира Ибәтова район башлыгы Камил Гилмановка, эшегездә кирәге чыгар, кулланырсыз, дигән теләкләрен белдереп, үзләре бастырган кулланма әсбап бүләк итте.

Мөгаллимнәрнең чыгышы бөек Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Рәсми чыгышлардан соң, чараны шул тема буенча мастер-класслар дәвам итте. Мастер-классларда катнашучыларның барасына да кулланма әсбаплар өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев