Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубайда "Татар малае"н һәм "Татар кызы"н ачыкладылар

Районда "Татар малае. Татар кызы – 2021" бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Чара Аксубай районының туган якны өйрәнү музеенда узды. Анда район балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм мәктәпләрендә белем алучы 6-7 яшьлек балалар катнашты.

Конкурста катнашучыларны туган як тарихын өйрәнү музее директоры, "Ак калфак" район бүлекчәсенең татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Әлфия Нурхәмитова сәламләде.

– Елдан-ел катнашучыларның күбәюе куандыра. Кемнең ничек шигырь укуын, җырлаын тыңлау, биюен карау безгә генә түгел, балаларның үзләренә дә кызык бит. Мондый чараларда без барыбыз да тәҗрибә уртаклашабыз. Шулай ук балаларның милли мәдәни йолаларны, гореф-гадәтләрне олылаулары, туган телне онытмаулары да зур әһәмияткә ия, – дип ассызыклады ул.

Чара программасы бай, эчтәлекле иде. Быел бәйге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Балалар үзләренең визиткаларын тәкъдим иттеләр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр, чигү күнекмәләрен күрсәттеләр. Кем бию, кем җыр белән жюри һәм тамашачылар йөрәген яулады.

Балалар чыгышына бәя бирү җиңел булмады. Алар балаларның туган телне белүләрен, бәйге номерларын әзерләү дәрәҗәсен һәм артистлык осталыгын бәяләделәр.

Җыелган баллар нәтиҗәләре буенча "Татар малае – 2021" исеменә "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Айзат Хәмидуллин лаек булды. "Татар кызы – 2021" титулын Түбән Татар Майнасы балалар бакчасында тәрбияләнүче Гөлсем Сафиуллина яулады. Калган катнашучылар махсус номинацияләр буенча билгеләп үтелде.

"Иң матур кыз" исменә – "Буратино" балалар бакчасында тәрбияләнүче Камилла Галләмова; "Иң яхшы биюче" исеменә – "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче Диләрә Насретдинова; "Иң яхшы җырчы" исеменә – "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче Әминә Хафизова һәм Яңа Дума төп мәктәбеннән Риана Гафиятова; "Иң сәләтле малай" исеменә – Иске Ибрай мәктәбе укучысы Самат Әхмәтов; "Иң сөйкемле кыз" исеменә – Яңа Ибрай мәктәбе укучысы Азалия Гыйззәтуллина; "Иң булдыклы кыз" исеменә – Иске Кармәт балалар бакчасында тәрбияләнүче Ралина Мәрдиева лаек булдылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев