Аксубайда Рус мәдәнияте бәйрәме Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын тәмамлады
Аксубай район Мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Әйдә Никола көненә!» дигән Рус мәдәнияте бәйрәме узды.
Тематик ел кысаларында бу вакыйгага «Кӗр сăри» дигән чуаш мәдәнияте һәм «Сөмбел әби серләре» дигән татар мәдәнияте бәйрәмнәре үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар районда яшәүче халыкларның милли һәм мәдәни үзенчәлеген күрсәттеләр. Барысы да югары башкару дәрәҗәсендә узды һәм тамашачылар аудиториясе күңеленә хуш килде. Соңгысы, рус тантанасында фойеда тамашачыларны гадәти булмаган сюрприз көтте – рус милли киемнәренә киенгән хуҗабикәләр гөмбә, кабак, кәбестә, алма белән пешерелгән камыр ризыклары белән чәй эчәргә тәкъдим иттеләр. Бәйрәмгә килүчеләр «Кышкы әкият» фотокүргәзмәсе, «Борынгы Славутница серләре» иҗат лабораториясе белән кызыксынып таныштылар.
Кичәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде.
– Аксубай мәдәният йортының клублар системасы республика Мәдәният министрлыгыннан грант отты һәм бу акчага Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган өч зур чара оештырды. Без бу бәйрәмнәр турында социаль челтәрләрдә сезнең фикерләрегезне көтәбез. Барыгызны да матур бәйрәм белән котлыйм, бу кичәдән бик күп уңай эмоцияләр белән китүегезне телим!
Җыелучыларга Аксубай православие чиркәве рухание Антон Рыбочкин мөрәҗәгать итте.
–Халыкта бу бәйрәм Кышкы Никола дип атала. Изге Николай могҗиза тудыручы буларак хөрмәтләнә. Ул, чыннан да, могҗиза тудыручы, аңа православие динендәгеләр генә түгел, башка дин кешеләре дә мөрәҗәгать итә, һәм ул барысына да ярдәм итә. Николай бәйрәме белән сезне!
Театральләштерелгән концерт тамашачыны ике сәгатьтән артык позитив тонуста тотты. Сәхнәдә бер-бер артлы кызыклы сюжетлар уйналды, музыкаль чыгышлар, биюләр тәкъдим ителде. Кыскасы, бәйрәм программасы иң матур чыгышлардан гына торды. Аларны район мәдәният учаклары, клуб берләшмәләре, район мәдәният йортының иҗат түгәрәкләре хезмәткәрләре тәкъдим итте. Шулай ук «Безнең заман – Наше время» эшләүче яшьләрнең һәр елны уздырыла торган IX республика ачык телефизион фестивале суперфиналы катнашучысы булган социаль тармак вәкилләренең «SotzДэнс» бию коллективы Аксубай тамашачысына «Әкияттәге кебек» биюен тәкъдим итте.
– Районда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 200дән артык чара узды, – дип билгеләп үтте район мәдәният йорты директоры Ольга Копонева. – Шул исәптән төрле фестивальләр, концертлар, Сабан туе, республика дәрәҗәсендә оештырылган Уяв, Троица милли бәйрәмнәре. Откан грант ярдәмендә «Әйдә Никола көненә!» дип исемләнгән рус мәдәнияте бәйрәмен бу елны тәмамлый. Безне хуплаганнары һәм ярдәм иткәннәре өчен республика, район җитәкчелегенә һәм сезгә, кадерле тамашачылар, рәхмәтебез чиксез!
Залның көчле алкышлары астында «Кызарып пешкән рус пирогы» район гастрономия видео-бәйгенең иң яхшы кулинарларын, шулай ук район мәдәният йортында тамашачылар хөкеменә камыр ризыклары тәкъдим иткән оста хуҗабикәләрне бүләкләү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев