Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубайда «Кызарып пешкән рус милли камыр ризыклары» видеобәйгесенә йомгак ясалды

Районның иң уңган хуҗабикәләре үз куллары белән пешергән камыр ризыклары өчен бүләкләргә лаек булдылар.

Район мәдәният йорты Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына «Милли мәдәният марафоны» грантын тормышка ашыру кысаларында башлап җибәргән «Кызарып пешкән рус милли камыр ризыклары» гастрономия видеобәйгесе район халкы арасында зур яңгыраш алды.

Видеороликлар хуҗабикәләр өчен камыр ризыклары пешерүдә үзенчәлекле мастер-класс булды – кулинарлар яраткан ризыкларын пешерү серләрен ачтылар.

Жюри катнашучыларның тавыш-лайкларын исәпләде һәм нәтиҗә чыгарды.

Кәкре Күл авылыннан Башатовлар гаиләсе – I, Мюд поселогыннан Наталья Самойлова – II, Иске Мокшинодан Елена Жукова – III урында. Видеобәйге призерлары «Әйдә Никола көненә!» дигән рус мәдәнияте бәйрәмендә үз бүләкләрен алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев