Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубай укучылары туган тел турындагы акциядә катнаштылар

Савгач авыл китапханәсе Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Туган тел – халык күңеле» челтәр акциясенә кушылды.

Савгач китапханәсендә укучылар китап-журналлар белән танышу, ниндидер яңалык турында белү, аралашу өчен еш булалар. Алар китапханәче Наталья Сергеева оештырган чараларда теләп катнашалар.

Яшь китап укучылар Аксубай балалар китапханәсе һәм үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге игълан иткән «Туган тел – халык күңеле» челтәр акциясендә катнаштылар.

Савгач мәктәбе укучылары Галина Владимирова, Евгения Николаева, Юлия Никифорова, Карина Альдиванова, Варвара Иванова татар, рус, чуаш телләрендә төрле авторларның туган тел турындагы шигырьләрен укыдылар.

 

Фото: Савгач авыл китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев