Аксубай укучылары ресублика символы турында фикер алыштылар
Аксубай балалар китапханәсендә ТР гербын кабул итү көненә багышланган «РЕСПУБЛИКа символы» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды.
Яшь китап укучылар геральдика тарихына үзенәлекле сәяхәт ясадылар. Алар гербның төп фигурасы – ул үзәгендә түгәрәк кызыл кояш рәсеме сурәтләнгән түгәрәк икәнен белделәр.
"Кояш" эчендә Татарстанның күпмилләтле халкын яклауны гәүдәләндерүче канатлы барс ясалган.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре очрашуда катнашучыларны «Туган телеңне бел һәм ярат» мәгълүмати китап күргәзмәсе белән таныштырдылар, 2021 ел “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителүе турында исләренә төшерделәр. Әлеге тема буенча «Сорау-җавап» әңгәмәсе тыңлаучыларның сорауларына җавап табуда ярдәм итте.
Фото: балалар китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев