Аксубай укучылары Илсөяр Иксанованы якыннанрак белде
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Аксубай үзәк китапханәсенең уку залында Илсөяр Иксанованың туган көненә багышланган «Мәхәббәт шагыйрәсе» дип исемләнгән шигърият сәгате узды.
Әдәби даирәдә Илсөяр Иксанова кызыклы шигырьләр, хикәяләр җыентыкларын чыгарган һәм актив җәмәгатьче буларак танылган, ул Татарстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып тора.
Китапханә хезмәткәрләре җыелучыларны Илсөяр Иксанованың тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның «Ышанасы килә» (1991), «Кышкы канәферләр» (1999), «Син – язган язмышым» (2003), «Кырык кыл» (2008), «Балан чәчәге» (2016), «Гомер сүрәте» (2018) әсәрләренә тукталдылар. Чара «Мәхәббәт шагыйрәсе» дип аталган слайд презентациясе белән үрелеп барды. Тыңлаучылар әлеге авторның шигырьләренә бик күп популяр җырлар язылуы турында белделәр. Тамашачылар аның сценарие буенча «Сөюләрем сине хак минем» дигән күп серияле телевизион фильмны бик җылы кабул итте.
Китапханәдә узган шигърият сәгатендә шагыйрәнең татар телендәге һәм рус теленә тәрҗемә ителгән иҗат җимешләре яңгырады.
Фото: Аксубай үзәк китапханәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев