Аксубай укучылары фольклор турында белделәр
Аксубай балалар китапханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм “Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте” Бөтенроссия акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән “Фольклор сукмаклары буйлап” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче балаларга балалар фольклорының нәрсә икәнлеге, аның табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр төрләренә бүленүе турында сөйләде.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре кунакларны “Туган тел – халык күңел көзгесе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдылар, анда халык фольклоры турында иң кызыклы китаплар, материаллар урын алды.
Балалар “Рус сүзен белүче, рус табигате җырчысы” Михаил Пришвинның тормышы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Язучы үзенең иҗатында чагылыш тапкан фольклор, этнографик язмаларны туплаган.
Әдәби сәгать викторина белән тәмамланды – балалар авыгып табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр.
Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев