Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубай укучылары агач кашыкларга бизәк төшерергә өйрәнделәр

«Игелек берлеге» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы һәм «Аксубай егетләре» ансамбле баянчылары өчен мастер-класс балаларны кызыклы эшкә өйрәтте.

Аксубай балалар китапханәсендә агач кашыкларга рәсем төшерү буенча мастер-класс үтте. Дәресләрдә яшь китап укучылар – «Игелек берлеге» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы әгъзалары һәм Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» ансамбле музыкантлары катнашты. Китапханәчеләр балаларга кашыкларга рәсем төшерү һөнәренең ничек барлыкка килүе һәм үз кулларың белән ясалган әйберләрнең ничек бәяләнүе турында сөйләделәр.

Кашыкларга матур рәсемнәр, бизәкләр ясау бер дә җиңел түгел икән. Рәссам-оста җитәкчелегендә балалар башта кәгазьдә рәсем ясарга тырыштылар. Аннары гына агач кашыкларга алындылар. Тырыша торгач фәнне үзләштерделәр. Хәзер исә бик күп матур әйберләр ясарга һәм аларны якын кешеләргә бүләк итәргә була.

Фото: китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев