Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубай районының Хәсән Туфан музеенда яңа күргәзмә ачылды

Ул татар һәм чуаш халыклары мирасына багышланган.

Агымдагы ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Аксубай районы өчен ул тагын да әһәмиятлерәк. Чөнки район территориясендә рус, татар, чуаш һәм башка милләт кешеләре дус һәм тату яши.

Авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә, музейларда ел игълан ителү уңаеннан күп милләтле халыкларның көнкүрешен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бердәмлеген чагылдыручы күргәзмәләр әзерләнгән.

12 февральдә “Татар һәм чуаш халыклары мирасы” дип аталган экспозиция татар шагыйре һәм язучысы – Хәсән Туфан музеенда ачыла. Ә инде 15 февральдән “Муса Җәлилне искә алу атнасы” башланачак.

Музей хезмәткәрләре район халкын һәм кунакларны күргәзмәдә көтәләр һәм битлек режимын сакларга киңәш итәләр.

 

Фото: Хәсән Туфан музее архивыннан.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев