Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубай районында җирлекара эстафетаны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышладылар

Аксубай районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Без бердәм! Без бер гаилә!» җирлекара эстафета башланды.

Ул ай дәвамында районның авыл җирлекләрендә узачак. Дүрт авыл җирлеге инде авыл мәдәният учаклары сәхнәләрендә концерт программалары белән чыгыш ясады.

Әмма эстафета – ул бары тик концертлар гына түгел, шулай ук бай күргәзмәләр дә – милли колоритлар белән баетылган тормыш һәм көнкүреш турындагы фольклор материаллары да.

Яңа Ибрай авыл мәдәният йортында сәхнәне авыл өе стилендә корганнар, туган як тарихын өйрәнүче Шәүкәт Кәбиров бүгенге буынның Чәтрән авылы йолаларын ничек саклавы турында сөйләде. Сәхнәдә гармун көйләре астында үзешчән артистлар башкаруында халык һәм традицион җырлар яңгырады, мәктәп укучылары, буыннар һәм халыклар дуслыгы бәйләнешен күрсәтеп, хореографик композиция тәкъдим иттеләр.

Иске Ибрай авыл мәдәният йортында бай тарихи материал тупланган – татар өеннән алып чигүләргә кадәр милли мәдәни музей булдырылган. Кунакларны татар милли көйләре астында бию композициясе күрсәтеп, укучылар милли ризыклар белән каршы алдылар. Ә сәхнәдә театральләштерелгән тамаша гөрләде. Җеп эрләгән әбинең оныгы белән аралашуы, кое янында хатын-кызларның кер юу, тукыма тукыган күрше чуаш авылы кызлары белән очрашу күренешләре, халыкларның һәм милләтләрнең бердәмлеге гасырлык гореф-гадәтләр күрсәтелде.

– Җирлекара эстафета районның барлык авыл җирлекләре буенча уза. Аксубай халкы данлы йолаларга бай һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үсеп килүче буында рухилык тәрбияләүгә дә ярдәм итәчәк, – дип саный район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов. – Чөнки балалар һәм яшьләр бездән иң яхшыны сеңдерә. Ә авыл сәхнәләрендә, мәдәният хезмәткәрләре, өлкән буын белән бергә, балалар да күп. Буыннар бәйләнеше булганда – милли йолалар яшәячәк, халыклар дуслыгы да нык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев