Аксубай районында җирлекара эстафета башлана
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Без бердәм! Без бер гаилә!» проекты кысаларында иҗат хисаплары узачак.
Ай ахырына кадар авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә иҗат коллективлары әзерләгән бәйрәм концертлары узачак. Артистлар тамашачылар игътибарына әлеге тематика буенча халыклар бердәмлеген һәм туган телгә мәхәббәтне чагылдыручы номерлар тәкъдим итәчәк.
Җирлекара эстафетаны, бүген, 18 февральдә Мюд авыл мәдәният йорты артистлары ачып җибәрәчәк. Башлана 17:00 сәгатьтә. Аннары 19:00 сәгатьтә Сөнчәле авыл мәдәният йорты кабул итеп алачак.
Аксубайда оешмалар арасында эстафета мартта башланачак. Ә апрельдә гала-концерт узачак, ул Аксубай районының барлык артистларын җыячак һәм баш әйләндергеч тамаша тәкъдим ителәчәк.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев