Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубай кибетләрендә татар телендә олылар өчен китаплар, сканвордлар һәм балалар өчен буягычлар сатыла

Татарстанның танылган авторларының китапларын район газетасы редакциясендә һәм район кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Алар арасында Зөлфәт Хәкимнең «Ятимгә дә яз килә», Кәрим Караның «Җиләкле алан», Физалия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар», Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах», Хөснияр Зиннурның «Зөләйха кыйссасы» бар. Тормыш чынбарлыклары белән сугарылган әсәрләр бер сулышта укыла.

Шулай ук татар телендә олылар өчен сканвордлар, сабыйны туган телгә уен аша өйрәтү өчен, хайваннар рәсемнәре белән буягычлар да сатуга чыкты. Барлык китаплар да арзан бәядән, йомшак тышлы, аларны үзең белән юлга алырга да җайлы.

Татар телендәге басма продукцияне ике сәүдә ноктасы – Аксубайда Октябрь урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан «Каләм» һәм Иске Кыязлы авылында Үзәк урам, 53А йорт адресы буенча урнашкан «Хыял» кибетләре сата. Шулай ук район газетасы редакциясе дә. Безнең адрес: Ленин урамы, 9 йорт.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев