Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Аксубай балаларында туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр

Иске Ильдеряк балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Чуашстан – яңгыравыклы җырлар төбәге» дип исемләнгән бәйрәм узды.

Мәктәпкәчә учреждениедә бу көн чын мәгънәсендә балалар сәхнә иҗаты бәйрәме буларак узды. Һәр ата-ана өчен баласының туган телдә чыгыш ясавы зур шатлык. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр милли киемнәрдә чуаш җырларын башкардылар, биеделәр һәм туган телне мактап шигырьләр укыдылар. Шулай ук сәхнәдә үзләренең артистлык осталыкларын да күрсәттеләр.

Балалар белән мәдәни программаны тәрбиячеләр Наталия Глазкова, Лариса Маклакова, Любовь Васюткина бакча мөдире Ольга Ильденеева җитәкчелегендә әзерләделәр. Балаларны сәхнә иҗатына җәлеп итеп, педагогик коллектив аларга туган якка карата кызыксыну, үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли. Балалар бакчасында ата-аналар өчен тагын бер концерт программасы әзерләнә.

 

Фото: Иске Ильдеряк балалар бакчасы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев