Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда “Уяв” чуаш милли бәйрәме узачак

Чуаш мәдәнияте бәйрәмен башка халык вәкилләре дә ярата. Күп еллар ул дуслык һәм бердәмлек билгесе астында уза.

Менә инде өченче тапкыр чуаш мәдәнияте, халык гореф-гадәтләре һәм йолалары бәйрәме Аксубай җирендә узачак. Уяв бәйрәме 10 июльдә бистәнең Сабан туе мәйданында узачак. Башлана сәгать 10да.

Бу көнне төрле тематик мәйданчыклар эшләячәк. Район халкы һәм кунаклары чуаш куасы фестивалендә, декоратив-гамәли сәнгать, һөнәрчелек һәм халык һөнәрләре буенча мастер-классларда, интерактив мәйданчыкларда катнаша алачак. Төрле төбәкләрдән килгән иҗат коллективлары үзләренең матур чыгышлары белән сөендерәчәк, Чуаш Республикасы башкаласыннан килгән кунаклар катнашында зур концерт программасы әзерләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев