Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай кызы Ольга Шугаева БДБ илләре Уеннарында алтын медаль яулады

Билбау көрәше буенча ике тапкыр Россия һәм дөнья чемпионы Ольга Шугаева БДБ илләре Уеннары кысаларында кызлар арасында билбау көрәше буенча үз авырлык категориясендә алтын медаль яулады.

Безнең Ольга 58 килограмм авырлык категориясендә көч сынашты. Финал көрәшендә ул Үзбәкстаннан Бийбигаухар Полатбаеваны җиңде һәм алтын медаль яулады.

Уеннар туры эфирда узды, Ольга өчен бөтен Татарстан, аксубайлылар, дуслары, якыннары җан атты. Хисләр, авыртулар, җиңү яшьләре, котлаулар – барысы да булды. Аның җиңүенә Татарстан шатланып туя алмый. Ольганың җиңүе турындагы хәбәр районда бик тиз таралды.

– Соңгы очрашу минем өчен бик авыр булды. Көндәш физик яктан да, көрәш техникасы ягыннан да яхшы әзерлекле иде. Без тигез исәп белән көрәштек, ягъни бер-беребезгә бирешмәдек. Минем бирешергә дигән уем бөтенләй юк иде, чөнки мин бары җиңүгә генә исәп тоттым, – дип уртаклашты Ольга район хәбәрчесе белән аралашканда.

Быел Ольга Аксубайның 3нче мәктәбен тәмамлады, күпләр аның спорт карьерасы турында яхшы белә. Ә әти-әнисе кызларына сайлау хокукын бирделәр.

– Судья минем җиңүем турында игълан иткәч, минем күңелемне шатлык һәм үзем өчен горурлык хисләре биләп алды, чөнки үз илемнең данын якладым, шул рәвешле гомуми зачетка тагын бер алтын медаль алып килдем. Мин бик сөендем, – дип сөйләде Ольга. – Ярышларга мине тренер Диләрә Латыйпова әзерләде. Беренче чиратта, әлбәттә, якыннарым – гаиләм һәм тренерларым (Скворцов, Латыйпова) борчылдылар. Алар мин әзерләнгән һәм чыгышларым дәвамында янәшәмдә булдылар, мине хупладылар. Мин аларга моның өчен мең рәхмәтле. Беренче тренерым – Александр Семенович Скворцовка аерым рәхмәт белдерәсем килә. Мине бөтен нәрсәгә дә нәкъ менә ул өйрәтте.

Чемпион титулы Ольгага тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә дә хокук бирә, әмма ул әлегә тренер карьерасын күздә тотмый. Кыз күнегүләр алып бару һәм ярышларда чыгыш ясауны уку белән бергә алып барачагын да әйтте.

– Әтием балачактан ук миңа: “Беркайчан да бирешмә. Теләсә нинди тормыш хәлләрендә дә ахырына кадәр барып җитәргә тырыш” – дип әйтә иде. Бу сүзләр минем башыма кереп калды, мин һәрвакыт үз максатыма ирешергә тырышам, – дип белдерде Ольга.

– Ә кайчагында, күп кенә яшьтәшләрең кебек үк, гүзәл зат булып кына каласың килмиме? – дип кызыксынам Россия һәм дөнья чемпионкасыннан.

– Әлбәттә. Тренировкалар бик нык алҗыта, берни дә эшлисе килми, гадәти тормышка вакыт җитми. Әмма мондый мизгелләрдә син барысын да нәрсәдән башлавыңны һәм моны нәрсә өчен эшләвеңне истән чыгармаска тиеш.

– Спортны ташлыйсың килмәде?

–Мондый уйлар бик сирәк туа, чөнки мин кечкенәдән спортта, шуңа күрә теләсә нинди шартларда көчле булырга тиеш. Мин кемгәдер түгел, бары үземә генә исәп тотам.

Әти-әнисе кызларын җиңүе белән телефон аша гына котладылар. Хәзер күп кенә турнирлар һәм ярышлар ябык режимда уза. Әмма онлайн-трансляцияләрне карау мөмкинлеге бар. Ольга Шугаевага җан ату өчен йөзләгән кеше экраннарга төбәлде.

–Мин ярышларның турыдан-туры трансляциясен карый алмадым, – дип уртаклашты Елена Шугаева. – Кызым җиңү яулаганнан соң, көч җыйдым һәм көрәшне кабыздым, ул мәңге дәвам итте кебек тоелды. Һәр ярышта мин, бары Ольга гына келәмнән исән-имин чыксын иде, дип телим. Калганы мөһим түгел.

Кызның әнисеннән: экранда барган “көрәшне”, хәтта кабатланган очракта да, сез дулкынланмыйча карый аласызмы, дип кызыксынам.

– Әлбәттә, куркыныч! Әлбәттә, авыр! Тик үземнең курку хисен күрсәтмәскә тырышам. Ольгага бу ошый, ул көрәштә үзен тапты. Минем өчен бу иң мөһиме, мин моны кабул иттем. Җиңүдән соң хис-тойгылар тулып таша, әбисе барысын да йөрәгенә якын кабул итә. Ярышлар көнендә ул бик борчыла, оныгының барысы да уңышлы, имин булсын дип дога кыла.

Әти-әнисе, кызларын яхшы белгәнгә, бүгенге көнгә кадәр аның ныклыгына, чыдамлыгына, ихтыяр көченә таң калалар. Чөнки кайчагында көрәш ун минутка кадәр дәвам итә. Һәм көндәш һәрвакыт көрәшне гадел алып бармый.

Ирле-хатынлы Шугаевлар беренче сыйныфта баланы тренер Скворцовка биреп, имгәнү куркынычы дәрәҗәсен аңламыйлар, кызлары спортны җитди сайлар һәм аның сикәлтәле юллары буйлап барыр дип башларына да китермиләр.

– Безнең кызыбызга хас булган максатчанлык, алга барырга, бирешмәскә, үз-үзеңне табарга һәм алга омтылу сыйфатлары – болар барысы да, әлбәттә, әтисеннән күчкән, – ди Елена Шугаева.

– Һич кенә дә артка борылмаска, бары алга барырга, – бу минем кызыма биргән тормыш принцибым, – ди Ольганың әтисе Игорь Шугаев горурланып. – Беренче сыйныфка укырга кергәч, Ольганы беренче тапкыр күнегүләргә алып килгәч, ул чакта аңа юл күрсәтергә кирәк иде, ә хәзер инде барысы да узылган. Имгәнүләр дә, җиңүләр дә, җиңелүләр дә булды. Күпме җиңүләр, күпме ярышлар үтелгәнен санамадык, әмма һәр көрәш без – әти-әнисе йөрәге аша узды. Тренер Александр Семенович Скворцовка рәхмәт, ул аның өчен бик күп көчен куйды. Ярышларда катнашуга басым ясамыйбыз, хәзер өстенлек – югары уку йортында уку. Уеннарда катнашуны үзе хәл итте. Куркыныч бар, әлбәттә. Бу бит сугыштагы кебек. Син һәрвакыт соңгы нәтиҗәләрне аңларга тиеш. Бу юлы да Ольга сайлауга аңлы рәвештә барды. Ул ярышлардан җиңүсез чыгарга күнекмәгән.

Без Ольганың тренеры Александр Скворцов белән, ул тәрбияләгән спортчының җиңүе белән котлар өчен элемтәгә кердек. Чөнки ул аңа беренче сыйныфтан ук көрәш фәнен өйрәткән.

–Мин Ольга җиңәр дип көттем. Ышандым һәм экраннан аның өчен җан аттым. Әлбәттә, күңелне хис-кичерешләр биләп алды. Соңгы көрәш бик кискен булды. Әмма үз шәкертемнең холкын белгәнгә, аның чигенмәячәгенә тулысынча ышандым, – дип нәтиҗә ясады тренер.

Ә Ольга бу җиңүне дә Россия һәм дөнья чемпионы титулы кебек үк кабул итте. Аңа йолдыз авыруы хас түгел, чөнки ул һәрвакытта да бары үз-үзенә генә исәп тота.

 

Фото Ольга Шугаеваның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев