Әлмәт шәһәренең "Балаларга шатлык бүләк ит!"инициатив төркеме ирекле акция белән "Хыял" приютында кунакта булды.
Бу төркемнең активистлары приютта тәрбияләнүчеләр белән күп еллар дуслык итә. Кызлар һәм малайлар аларны түземсезлек белән көтеп ала. Бу юлы да балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде: театраль әкияти тамаша һәм сабын куыгыннан шоу.
-...

- Приютта тәрбияләнүчеләр өчен волонтерларның килүе һәрвакыт шатлыклы вакыйга булып тора. Мондый очрашулар балаларга яхшы кәеф бүләк итә, аралашу сәләтен үстерә һәм бердәм эшчәнлек алып барырга өйрәтә, - дип бүлеште приют директоры Гөлнар Шарашева. - Креативлы булулары, яхшы мөнәсәбәтләре һәм һәр балага аерым "ачкыч" тапканнары өчен без волонтерларга бик рәхмәтле.
Нет комментариев