Мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Районның төп сәхнәсендә мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хөрмәтләделәр. Тантанада район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Александр Заварихин катнашты. Район мәдәниятен үстерүгә өлеш керткәннәре өчен уннарча район һәм авыл мәдәният учаклары, китапханә һәм музей хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Быел Владимир Лосюгинга "Атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде, Василий Воронин...
"Созвездие-Йолдызлык" яшьләр телевизион фестиваль-бәйгесен һәм Р. Беляев исемендәге "Беляев йолдызлары" республика балалар һәм яшүсмерләр академия вокалы бәйгесен оештыру һәм уздыруда башлап йөрүчеләр - Фәрхат Аюпов, Станислав Зайцев, Радик Мостафин, Лариса Васильева, Наилә Мартынова, Динә Ибляминова, Галина Жирнова, Валерий Ильин, Татьяна Григорьева, Надежда Мишина, Елена Айдова, Елена Охотникова, Миләүшә Ганиева, Елена Тихонова, Фәридә Мәхмүтова, Евгений Лодоркин, Наилә Крайнова район башлыгы һәм мәдәният бүлегенең Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Районның мәдәни тормышына хезмәт өлешләрен керткән өчен Җәмил Гайфуллин, Геннадий Яковлев, Алексей Калуков мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.
Фотоларны монда карагрга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/61-2015-04-03-11-25-00.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев