8 апрель 2015 яңалыклары
-
Балалар үстердек, авырлыклар алдында баш имәдек
Сульдиннарның җылы, иркен өендә иртәдән үк кунаклар каршыладылар. Кызлары һәм оныклары бәйрәм табыны әзерләгәннәр, фотографияләрдән стенд ясаганнар. Фотоларда әбинең иң якын кешеләре - ире, кызларыелмаеп тора. Бу бер гаилә тарихы, аның истәлекле әйберләре. Район башлыгы Камил Гилманов Александра Григорьевнаны туксан яшьлек юбилее белән кайнар котлады. Ул РФ Президенты В. Путинның...
-
Мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Районның төп сәхнәсендә мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хөрмәтләделәр. Тантанада район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Александр Заварихин катнашты. Район мәдәниятен үстерүгә өлеш керткәннәре өчен уннарча район һәм авыл мәдәният учаклары, китапханә һәм музей хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Быел Владимир Лосюгинга "Атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде, Василий Воронин...
-
Юллар имин булсын
Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да "Иминлек фаразы" социаль компаниясе уза. Аның максаты - юл йөрүчеләрнең игътибарын көчәйтү юлы белән һава торышы шартлары үзгәрүгә бәйле килеп чыккан аварияләрнең санын киметү. Ел фасыллары алмашынганда бу аеруча да актуаль күренеш. Шуның өчен район дәүләт автоинспекторлары район юлларында машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасында...
-
ГТО нормасын – “бишле“гә
Белем бирү учреждениеләре арасында гына түгел, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре арасында да ГТО тапшыру киң таралган. Аксубай ДОСААФ тирында пневматик винтовкадан ату буенча чираттагы тапкыр ГТО нормаларын тапшыру оештырылды. Мәгариф бүлегенең барлык белгечләре да бу эшне искиткеч башкардылар.
-
Үзебез – артист та, режиссер да
Иҗат кешеләре төрле очракта да үз талантларын күрсәтергә мөмкинлек табалар. Мисалга Урмандеева авылы халкын гына алыйк. Үз авылында сәхнә вокалы белән данлыклы Галина Мельникова үз тирәсенә шундый ук инициативалы һәм кызыксынучан табигатьле кешеләрне җыйган. "Авыл энҗеләре" иҗат коллективына лимонад заводы технологы Галина Кондратьева, Савгач урта мәктәбе укытучылары Егор Михайлов, Галина...
-
Өйдән чыкмый гына газетага языл
Хәзер яраткан "Сельская новь", "Авыл таңнары" һәм "Ял пурнасе" район газеталарына Татарстан Дәүләт түләүләре порталы аша да язылырга мөмкин. Язылуны рәсмиләштерү гамәле гади һәм эзлекле күрсәтмә буенча башкарыла. Түләүләр "Дәүләт түләүләре" порталында банк картасы аша да башкарылырга мөмкин. Интернет- сервис буенча "Язылу" ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы һәм "Татарстан почтасы"...