Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар үстердек, авырлыклар алдында баш имәдек

Сульдиннарның җылы, иркен өендә иртәдән үк кунаклар каршыладылар. Кызлары һәм оныклары бәйрәм табыны әзерләгәннәр, фотографияләрдән стенд ясаганнар. Фотоларда әбинең иң якын кешеләре - ире, кызларыелмаеп тора. Бу бер гаилә тарихы, аның истәлекле әйберләре. Район башлыгы Камил Гилманов Александра Григорьевнаны туксан яшьлек юбилее белән кайнар котлады. Ул РФ Президенты В. Путинның...

Сульдиннарның җылы, иркен өендә иртәдән үк кунаклар каршыладылар.

Кызлары һәм оныклары бәйрәм табыны әзерләгәннәр, фотографияләрдән стенд ясаганнар. Фотоларда әбинең иң якын кешеләре - ире, кызларыелмаеп тора. Бу бер гаилә тарихы, аның истәлекле әйберләре.
Район башлыгы Камил Гилманов Александра Григорьевнаны туксан яшьлек юбилее белән кайнар котлады. Ул РФ Президенты В. Путинның өлкән буын вәкилләренә юлланган бәйрәм хатын укыды, чәчәкләр, бүләк тапшырды.
- Рәхмәт сезгә, рәхмәт, - диде хуҗабикә шатлыгын белдереп. - Мине онытмагансыз...
Барлык туганнары да үзләре өчен якын булган кешенең тормыш юлын тирәнтен беләләр. Үзләре дә аның кебек үк сөйләп бирә алалар. Ветеран әби сугышка кадәр 16 яшендә Запорожьега китә, анда эшли һәм аңа сугыш башлангач, бомбалар астында туган ягына әйләнеп кайтырга туры килә. Соңрак 1942 елда Кама Тамагы (шунда туып үскән) нефтеразведкасы эшчеләре белән безнең районга буравойга эшкә килгән. Ул елларда кызлар өчен бораулау мастеры булу үзенчәлекле һөнәр саналган. Сугыштан соң фронтовик Иосиф Сульдинга кияүгә чыккан. Нефтьчеләр династиясе үскән - Александра Григорьевнаның ир туганнары да, кыз туганы да буровойда эшләгәннәр. Тормыш юлдашы белән бергә, ул нефть ятмаларын эзләп, бөтен республиканы әйләнеп чыккан.
Александра Сульдина Татарстанда беренче нефть табучылардан санала. Аксубайга килеп урнашканда аларның инде Валентина, Надежда, Елена исемле кызлары үсеп килә торган булган. Монда Ирина һәм Светлана дөньяга килгән. Ике кызы әти-әниләре сукмагы буйлап киткән - Валентина геолог булып эшли, Надежда разведкада бухгалтер булып хезмәт куя.
Кызлары әниләренә картайган көнендә олы терәк. Александра Григорьевнаның 13 оныгы, 15 оныкчыгы бар. -Безнең әни - бик актив кеше, - диләр аның турында кызлары. - Ул дөньяда барган барлык вакыйгалар белән кызыксына, күп укый. Заман белән бергә атлый.
Кызлары аның өчен барлык уңай яшәү шартларын булдырганнар. Аны хөрмәтләп тәрбиялиләр, сәламәтлеген кайгырталар. Әни бит дөньядагы иң кадерле кеше.
Яңа Чуаш Адәмсуында яшәүче Елена Иванова район кунакларын зур дулкынлану белән каршы алды.
90 яшь тулган көненә аның өендә бик күп кунаклар җыелды. Монда авыл ветераннар советы рәисе дә, тантанага әзерләнергә булышучы күршеләре дә бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Елена Никоноровнаны юбилее белән кайнар котлады, РФ Президенты В. Путинның өлкән буын вәкилләренә юлланган тәбрикләү хатын укыды, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды. Ул район хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов белән берлектә ветеранга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" уңаеннан юбилей медальләре тапшырды. Елена Никоноровнаны авыл җирлеге башлыгы Нина Михайловна да җылы тәбрикләде. Аның тормыш юлы бик аяныч булган. Үз гомерендә ачлыкны да күргән, җимереклекләрне торгызуга да бөтен көчен куйган. Ул сугыш елларын һәм сугыштан соңгы елларны күз яшьләре белән искә ала. Җиде ул тәрбияләп үстергән. Шуларның дүртесен соңгы юлга озаткан. Күп хәсрәтләр кичергән, шуның өстенә авырулар да аяп узмаган. Юбилей көне аңа бик күп шатлык китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев