Районда фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны карап чыгу дәвам итә.
Район башлыгы Алмаз Мингулов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов Яңа Кармәт авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда булдылар. Яңа Дума авылында алар шәхси ярдәмче хуҗалык иясе Рәфис Хәйбуллин белән очраштылар.
Ул 59 баш мөгезле эре терлек асрый. Аларның 30ы — сыерлар, 17се — бер яшькә кадәрге һәм аннан зуррак таналар, 12се — бозаулар.
Җитәкчеләр терлекчелек биналарын һәм малларны тоту мәйданчыгын карап чыктылар, хуҗаның хезмәтен югары бәяләделәр. Игътибарны җитештерүне киңәйтү мәсьәләләренә юнәлттеләр: терлек санын арттыру перспективаларын һәм фермерның техника сатып алу яисә яңа биналар төзү өчен грантлар алу максатыннан дәүләт программаларында катнашу мөмкинлекләрен тикшерделәр.

Аңа сүз белән генә түгел, эш белән дә ярдәм итү өчен, заманча савым аппараты бүләк иттеләр. Бу хуҗа өчен зур ярдәм. Мондый техниканы куллану сөтнең сыйфатын да яхшырта.
Моннан тыш, район башлыгы әлеге авылдагы тагын өч эре хуҗалык иясе белән аралашты. Бу авыл кешеләрен бүгенге көндә нәрсә борчый: дәүләттән нинди ярдәм кирәк, терлек азыгы җитәрлекме һәм алдагы чорга нинди планнары бар — шулар турында ачык әңгәмә булды.
Нет комментариев