Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чәчү алдынгылары

«Аксу Агро» игенчеләре чәчү кампаниясен беренчеләрдән булып башладылар һәм язгы чәчү эшләрендә алдынгылыкны тоталар. «Аксу Агро» ООО гендиректоры Вәлиҗан Җәлалетдинов сүзләренә караганда, планлаштырылган 12326 гектарның 20 процентына сабан культуралары чәчелгән инде. Чәчү башыннан игенчеләр туфрак өлгергән участокларны сайлап алып, анда арпа чәчкәннәр. Әлеге культура 1500 гектар җир биләгән, хәзер исә...

«Аксу Агро» игенчеләре чәчү кампаниясен беренчеләрдән булып башладылар һәм язгы чәчү эшләрендә алдынгылыкны тоталар.


«Аксу Агро» ООО гендиректоры Вәлиҗан Җәлалетдинов сүзләренә караганда, планлаштырылган 12326 гектарның 20 процентына сабан культуралары чәчелгән инде. Чәчү башыннан игенчеләр туфрак өлгергән участокларны сайлап алып, анда арпа чәчкәннәр. Әлеге культура 1500 гектар җир биләгән, хәзер исә бодай чәчү алып барыла.
Язгы чәчүне үзвакытында төгәлләү өчен агрофирмада, үзәктә һәм бүлекчәләрдә, чәчү звенолары төзелгән, алар эшне ике сменада алып баралар. Механизаторлар һәм чәчүчеләр Фәнис Гайнетдинов, Госман Гарифуллин (рәсемдә), Марат Гыйлаҗев, Сәгыйт Кыямов, Фәнис Гайнетдинов, Наил Галиев, Рифкат Сөләйманов, Юрий Молодкин, Юрий Ваструков, Рәфис Гиззәтуллин, Хәлил Хәйруллин, Галимҗан Фәтхетдинов, Фазыл Гелметдинов, Гомәр Гарифуллин, Рәфис Гатауллин, Леонид Пименов, Василий Тугасев, Вячеслав Кудряшов, Анатолий Журавлев, Марат Гайнетдинов, Алмаз Зөфәров, Марат Галявов, Рифкат Мотыйгуллин, Александр Карпов, Александр Пикалов, Александр Прохоров, Алексей Пайдаркин, Рәис Ильязов, Ирек Мостафин, Валерий Чубахин, Владимир Волков әлеге мөһим эшкә үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Кыр эшләре вакытында механизаторлар өчен барлык шартлар тудырылган. Күчмә ремонт бригадасы оештырылган, басуга кайнар төшке аш китерелә. Агрофирма белгечләре сүзләренә караганда, кыр хезмәтчәннәре югары темпны саклап, чәчүне үзвакытында һәм сыйфатлы итеп төгәлләргә исәп тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Аксу Агро» ООО