Чәчү алдынгылары
«Аксу Агро» игенчеләре чәчү кампаниясен беренчеләрдән булып башладылар һәм язгы чәчү эшләрендә алдынгылыкны тоталар.
«Аксу Агро» ООО гендиректоры Вәлиҗан Җәлалетдинов сүзләренә караганда, планлаштырылган 12326 гектарның 20 процентына сабан культуралары чәчелгән инде. Чәчү башыннан игенчеләр туфрак өлгергән участокларны сайлап алып, анда арпа чәчкәннәр. Әлеге культура 1500 гектар җир биләгән, хәзер исә...