Кешеләр иминлеге өчен
Күптән түгел редакциягә унбиш яшьлек үсмернең әнисе мөрәҗәгать итте. -Улым техниканы ярата,-диде ул. - Туган көненә бүләккә скутер бүләк итәсем килә. Ләкин күптән түгел әлеге төр техникага кагылышлы закон кабул ителгән, дип ишеттем. Тик шулай да, улымның кәефен төшерәсем килми. Аңлатыгыз әле, зинһар, скутер өчен нинди яңа кагыйдәләр бар? Газета...
Күптән түгел редакциягә унбиш яшьлек үсмернең әнисе мөрәҗәгать итте.
-Улым техниканы ярата,-диде ул. - Туган көненә бүләккә скутер бүләк итәсем килә. Ләкин күптән түгел әлеге төр техникага кагылышлы закон кабул ителгән, дип ишеттем. Тик шулай да, улымның кәефен төшерәсем килми. Аңлатыгыз әле, зинһар, скутер өчен нинди яңа кагыйдәләр бар?
Газета укучыларыбызның әлеге соравын без юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе, ДОСААФ рәисе Петр Волковка җиткердек.
-5 ноябрьдән "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы Федераль Законның үзгәрешләре һәм өстәмәләре гамәлгә керде. Күбесенчә алар шоферларны әзерләү системасына кагыла. Атап әйткәндә, закондагы әлеге яңалыклардан соң машина йөртү таныклыкларына берничә яңа категория кертелә. Безнең өчен гадәти булган "А", "В", "С", "Д", "ВЕ", "СЕ" "ДЕ" категорияләре белән бергә, "М" категориясе дә кертелә, бусы мопедлар һәм скутерлар өчен.
Әйе, урамнарда скутер һәм мопедларда җилдерүче яшүсмерләрне еш күрергә туры килә. Килешерсез дип уйлыйм, кайчакта алар бернинди кагыйдәләргә дә буйсынмыйча, аеруча җәйге чорда авария китереп чыгару куркынычы янап, югары тизлек белән куалар. Законга кертелгән яңалык нигезендә, кесәңдә таныклык булганда гына скутерга идарә итәргә мөмкин. Яшүсмерләрнең мондый транспортта бик тә йөриселәре килсә дә, башта укырга, аннан соң гына руль артына утырырга кирәк. Ата-аналар шуны онытмаска тиешләр: хәзерлекле бала юлда килеп чыккан катлаулы ситуацияләрдән җиңелрәк чыга, юлда үзен ышанычлы тота. Ә укуны проблемаларсыз үтеп була.
-Петр Васильевич, форсаттан файдаланып, башка төр транспортка кагылучы үзгәрешләргә дә тукталсагыз иде.
-Закон шулай ук "А1"-двигатель көче 125 куб. сантиметр булган җиңел мотоцикллар, "В1"-квадрацикллар һәм трицикллар, "С1"-7,5 тоннага кадәрле йөк транспорты, "Д1"-16 урыны булган автобуслар йөртү өчен категорияләр кертә. Яңа кагыйдәләрдә шулай ук "С1Е" һәм "Д1Е" (тагылмалы автомобильләргә идарә итү мөмкинлеге бирүче) категорияләр дә билгеләнгән. Кертелгән яңалыклар шоферларны әзерләү һәм ЮХИДИда имтиханнар тапшыру процессын җиңеләйтә. Мәсәлән, бары тик кече метражлы техникага гына идарә итәргә теләүче шоферга ни өчен куәтле автомобильләр өчен кирәк булган кагыйдәләрне өйрәнергә? Җиңеләйтелгән программаны үтеп, фәкать нәкъ менә шундый машиналар өчен генә имтихан бирергә кирәк.
Атап әйткәндә, тапшырулар тартмасы автомат булган автомобиль йөртүгә өйрәнү һәм имтиханнар бирү дә җиңеләйтелә. Киләчәктә алар фәкать шундый трансмиссияле автомобильләргә генә идарә итә алачаклар. Моның өчен таныклыктагы "чикләүләр" графасына "АТ"билгесе куелачак. Ә инде механик трансмиссияле автомобиль йөртүгә укыган һәм имтихан тапшырган затлар, әлеге төр машинага теләсә нинди тапшырулар тартмасы булса да идарә итә алалар.
-Өйрәтү яки яңадан хәзерләү программалары турында нәрсә әйтә аласыз?
-Районның шоферлар әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениеләре яңа таләпләр нигезендә, яңа программалар буенча барлык категорияләргә укыталар. Беренчел документларга нигезләнеп, шоферларны яңадан хәзерләү буенча өстәмә белем бирү хезмәтләре кертелгән. Мәсәлән, яңа закон нигезендә, таныклыктан мәхрүм ителгән гражданин, мәхрүм итү срогы тәмамланганнан соң, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм автомобиль йөртү буенча практик занятиеләр буенча яңадан әзерлек үтмичә, таныклык ала алмый һәм таныклыгы булып та руль артына озак утырмаган, йөртү күнекмәләрен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен оныткан гражданин мәҗбүри рәвештә өстәмә өйрәнү үтәргә тиеш.
Тагын бер яңалык- гражданин үзлектән әзерләнеп кенә ДАИда имтихан бирә алмый. Хәзер исә өйрәнүнең тиешле курсын үткәннән соң гына имтихан бирү мөмкин. Әлеге яңалыкларның барысы да юлларда гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев