Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Урман киселсә, штраф килә

Безнең заманда урманчылык тармагында хокук бозулар киң таралган. Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән табигать белеме дәресләрендә һәркемне урманнар -табигый байлык, дип өйрәтәләр. Урманнар шаулап үссен өчен дистәләгән еллар гына түгел, питомникларда һәр агачны кадерләп үстерүче урманчылар хезмәте дә мөһим урынны алып тора, чөнки көч җыйсын, ныгысын өчен яңа үсентеләрне берничә ел тәрбияләргә...

Безнең заманда урманчылык тармагында хокук бозулар киң таралган.


Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән табигать белеме дәресләрендә һәркемне урманнар -табигый байлык, дип өйрәтәләр. Урманнар шаулап үссен өчен дистәләгән еллар гына түгел, питомникларда һәр агачны кадерләп үстерүче урманчылар хезмәте дә мөһим урынны алып тора, чөнки көч җыйсын, ныгысын өчен яңа үсентеләрне берничә ел тәрбияләргә кирәк. Һәм, әлбәттә, финанс кертемнәре кирәк.
Россиядә урманнар дистәләгән еллар дәвамында экспорт, яки башка сәбәп белән металлургиядә күмер чыганагы булып хезмәт иткән. Әйтергә кирәк, күпләрнең фикере һаман да башлангыч мәктәп дәрәҗәсендә калган - барысы да үзе үсә. Моннан шундый фикер туа: урманнар юкка чыгарылып, гаеплеләр җәзасыз калырга тиеш.
Соңгы елларда урманнарны саклау проблемасы дәүләт тарафыннан аеруча да күзәтү астына алынган. Илнең төп законнар тупланмасы - Конституциядә җир һәм башка табигать байлыклары шул территорияләрдә яшәүче халыкларның яшәү һәм эшчәнлек нигезе булып тора, дип аңлатылган.
Урманчылык тармагындагы теләсә нинди хокук бозуга Әйләнә-тирә мохитне саклау кануны һәм Урман кодексына нигезләнеп җәза бирелә. Никадәр тирәнрәк кереп, алдан уйлап, яки начар нияттән чыгып, җинаять кылуга карамастан, яшь үсентеләргә зарар салу, яисә законсыз рәвештә агач кисү булсынмы, урман барыбер "кара урманчыларның" серләрен саклап бетерә алмый.
- Соңгы елларда район прокуратурасы урманнарны саклау юнәлешендә - экологик система ягыннан да, табигать ресурсларында да законнар үтәлеше буенча прокурор күзәтчелеген ныгытты, - дип аңлатма бирде прокурор урынбасары Лариса Горожанкина. -Ибрай участок урманчылыгының 40 нчы кварталында урман үсентеләренә зыян салу һәм 91 кварталда урман үсентеләренең үсешен тоткарлау дәрәҗәсендә агачларны зарарлау факты буенча ике тикшерү үткәрелде. Урманчы урман эчләрен күзәтеп йөргәндә 2 юкә, 27 өрәңге агачының кисеп алынганын ачыклады, ә 6 имән һәм 6 өрәңгегә зыян салынган. Шул рәвешле күрше район энергетиклары агачларның электрүткәргечләргә тиеп тормавы өчен көрәшкәннәр.
Прокурор урынбасары сүзләренә караганда, законсыз рәвештә урманчылык тармагына йөз мең сумнан артык зыян салынган, ә үсентеләргә салынган зыян күләме - илле мең сум. Гаеплеләргә җәза бирелде - оешма җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды. Ул кырык мең сум штраф түләде.
Күрше районнан 33 яшьлек ир тракторы белән 13 кара зирек агачларының үсешен туктаткан өчен дүрт мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев