Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Район халкы файдалана

Татарстанлылар арасында электрон хезмәтләр популярлык казана. Күп аксубайлылар Дәүләт хезмәтләре порталын куллануны кулайрак күрә. Аксубай районының меңләгән кешесенең 480 не (яртысы диярлек) электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалана. Республика арасында без порталда эшләү буенча уникенче урында торабыз. - Барлык муниципаль хезмәткәрләр "Электрон Татарстан" порталында теркәлгән, - дип сөйләде Елена Зайцева. - Аксубай...

Татарстанлылар арасында электрон хезмәтләр популярлык казана.


Күп аксубайлылар Дәүләт хезмәтләре порталын куллануны кулайрак күрә. Аксубай районының меңләгән кешесенең 480 не (яртысы диярлек) электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалана. Республика арасында без порталда эшләү буенча уникенче урында торабыз.
- Барлык муниципаль хезмәткәрләр "Электрон Татарстан" порталында теркәлгән, - дип сөйләде Елена Зайцева. - Аксубай дәүләт хезмәтләре порталы муниципаль хезмәткәрләр арасында киң таралыш алу буенча беренче кварталда бишенче урынны алды.

"Шәхси кабинет"ларны теркәү саны да, порталга керүләр дә арта.
Торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә электрон хезмәтләр, табибка язылу, балалар бакчасына электрон чират, ЮХИДИга штрафлар түләү популярлаша.

222 хезмәт электрон торышка кертелгән, алар uslugi.tatarstan.ru. порталында урын алган. Уңайлылык өчен алар темаларга, тормышчан хәлләргә, кулланучыларның категорияләренә, ведомстволарга карап төркемнәргә бүленгән.
"Шәхси кабинет"ка һәрдаим штрафлар, ТКХ хезмәтләре, интернет һәм телефон, салым турында бурычлар, балалар бакчасына чират, социаль ипотека буенча мәгълүмат килеп тора, хәтта баланың билгеләрен дә белеп була.

Белгечләр электрон хезмәтләр татарстанлыларга 19 миллион сәгать вакытларын экономияләргә ярдәм иткәнлеген санап чыгарганнар.

Дәүләт хезмәтләре порталы куркынычсызлык системасы белән сакланган. Банк карталары мәгълүматлары серверда сакланмый, һәр түләүне гамәлгә ашыру өчен система смс формасында килүче пароль сорый. Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы комиссияне киметү буенча зур эш башкарды. Мәсәлән, салым түләүләре комиссиясез башкарыла. Күпфатирлы йорт хуҗалары коммуналь хезмәтләрне комиссиясез башкара. Комиссияләрне кире кагу юнәлешендә виртуаль карталар чыгару мөһим адым булып санала. Аның ярдәмендә теләсә нинди хезмәтне порталда һәм мобиль кушымтада комиссиясез үтәп була.
Порталда теркәлүчеләргә сервис үзе карточка булдырырга тәкъдим итә. Моның өчен шәхси кабинетка порталдагы Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) аша керергә кирәк.


Әгәр дә сез яңа кулланучы икән, баштан дәүләт хезмәтләре сайтына теркәлергә, аннары үз аккаунтыгызны ЕСИА ярдәмендә расларга кирәк.
Киләчәктә никахны теркәү хезмәтен ЗАГСка баруны бер тапкырга гына калдыру - никахны теркәү тантанасына гына бару күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев