Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Яңа ел имин үтсен

20 декабрьдән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр республика һәм район территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар үткәрү белән бәйле. Бу чорда барлык җаваплы структураларга яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә янгын иминлеген тәэмин итү буенча ТР Министрлар Кабинеты карарын үтәү бурычы куелды. Анда авыл җирлекләрендә һәм...

20 декабрьдән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр республика һәм район территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә.


Бу яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар үткәрү белән бәйле. Бу чорда барлык җаваплы структураларга яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә янгын иминлеген тәэмин итү буенча ТР Министрлар Кабинеты карарын үтәү бурычы куелды. Анда авыл җирлекләрендә һәм кеше күп җыела торган объектлар котельныенда техник паспорт мәгълүматлары таләпләренә җавап бирмәгән, ягулык кулланып эшли торган җылылык бирүче җайланмаларны файдалануны булдырмау буенча чаралар күрү турында әйтелә. Торак пунктларга, йортларга, янгын вакытында су белән тәэмин итүче тышкы чыганакларга керү юлларын, янгын гидрантларын үзвакытында кардан, боздан чистарту эшләрен оештырырга кирәк. Шулай ук янгын вакытында су белән тәэмин итүче чыганакларны ремонтлау һәм су башняларын янгын техникасы өчен су алу җайланмалары белән җиһазландыру буенча комплекслы чаралар күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев