Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Тормышка битараф булмаган өчен

Район пенсионерлары союзы инициативасы буенча «Нежность» ЦСОН ның социаль-тернәкләндерү бүлегендә планлы заездда дәваланучылар белән бергә бүгенге көндә дә районның иҗтимагый тормышында, шул исәптән хатын-кызлар хәрәкәтендә актив катнашкан районның бюджет ветераннары да ял итте. -Монда ялны да, дәвалауны да бик яхшы оештыралар,-дип белдерделәр ял итүчеләр бертавыштан. Дәвалау массажы, организмны торгызу өчен...

Район пенсионерлары союзы инициативасы буенча «Нежность» ЦСОН ның социаль-тернәкләндерү бүлегендә планлы заездда дәваланучылар белән бергә бүгенге көндә дә районның иҗтимагый тормышында, шул исәптән хатын-кызлар хәрәкәтендә актив катнашкан районның бюджет ветераннары да ял итте.


-Монда ялны да, дәвалауны да бик яхшы оештыралар,-дип белдерделәр ял итүчеләр бертавыштан.
Дәвалау массажы, организмны торгызу өчен кирәк булган башка процедуралар, туклану, мәдәни программа, комфорт һәм уңайлылык, ә иң мөһиме, персоналның кайгыртучан мөнәсәбәте-барысы да физик ял итү өчен генә түгел, ә психологик релаксациягә да юнәлдерелгән.
...Мәдәни программа кысаларында Мәдәният йорты һәм район үзәк китапханә хезмәткәрләре дә социаль-тернәкләндерү бүлегендә тиешле чаралар үткәрделәр.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, актив тормыш позициясе алып баручы хатын-кызлар биредә икенче тапкыр ял иттеләр һәм үзләренең социаль-тернәкләндерү үзәгендә көтеп алынган кунаклар булуларына тагын бер кат инандылар, шуңа үткән елда башланган альбомның бөтен битен тутырып рәхмәт сүзләре язып калдырдылар. Ә заездның соңгы көнендә ял итүчеләрнең һәркайсы армый-талмый хезмәт куйганнары, тормышка битараф булмаулары һәм әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булулары өчен район пенсионерлары һәм хатын-кызлар союзы исеменнән истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев