Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Көчәйтелгән режимда

Соңгы көннәрдә явым-төшем күп булды. Күпләп кар явуына кайбер кешеләр шатланып туя алмасалар да (кем әйтмешли, кар-ул мул уңыш нигезе), юл хәрәкәте өчен ул бик күп проблемалар тудыра. Мисалга, балаларын балалар бакчасына озатканда, коляскаларын кулларында күтәреп барырга мәҗбүр булган район үзәгенең Демьян Бедный урамында яшәүчеләр (чөнки үтеп йөрешле түгел) коммуналь...

Соңгы көннәрдә явым-төшем күп булды. Күпләп кар явуына кайбер кешеләр шатланып туя алмасалар да (кем әйтмешли, кар-ул мул уңыш нигезе), юл хәрәкәте өчен ул бик күп проблемалар тудыра.


Мисалга, балаларын балалар бакчасына озатканда, коляскаларын кулларында күтәреп барырга мәҗбүр булган район үзәгенең Демьян Бедный урамында яшәүчеләр (чөнки үтеп йөрешле түгел) коммуналь хезмәтләрнең тиешле эшләмәвеннән зарланалар. Әмма бөтен җирдә дә мондый хәл түгел. Чиста урамнар буйлап хәрәкәт итүчеләр, шул ук предприятие хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп туя алмыйлар. Шулай да район үзәге урамнарын чистарту эше ничек җайга салынган соң?-әлеге сорауга аңлатма биреп китүне сорап без поселок советы башкарма комитеты җитәкчесе Леонид Жуковка мөрәҗәгать иттек. Аңа сүз бирелә:
-Аксубайда 82 урам бар. Кар чистарту белән Аксубай МПП ТКХның 6 берәмлек техникасы шөгыльләнә. Техника һәм кешеләр көчәйтелгән режимда эшлиләр. Шоферларның эш көне иртәнге сәгать 5.00тан башлана һәм кичке җидегә кадәр дәвам итә, барлык урамнар да үтеп йөрерлек булсын өчен алар мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Бүген, мисалга без поселок үзәген икенче планга калдырып, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре үз эшләренә бернинди тоткарлыкларсыз бара алсыннар өчен, техниканы поселок урамнарына җибәрдек. Кышка нинди генә әзерлек белән кергән булсак та, күпләп яуган кар белән көрәшү җиңел түгел.
Шуның өстенә бөтен җирдә дә, Мәскәүдә дә, Казанда да шундый проблема күзәтелә. Шуңа бәйле, халыкның түземлерәк булуын һәм килеп туган хәлгә аңлап якын килүләрен сорыйбыз. Сезнең урамга да чират җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев