1998-2001 нче елларда туган район укучылары арасында Иске Тимошкинода чаңгы ярышлары булып үтте. Ярышларга егетләр һәм кызлар килде. Чаңгы юлы хуҗалары бик әйбәт трасса әзерләгәннәр. Ярышта катнашучыларга бәйрәмгә килгән район башлыгы Камил Гилманов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов дәрт бирде. -Кайчандыр үзем...
1998-2001 нче елларда туган район укучылары арасында Иске Тимошкинода чаңгы ярышлары булып үтте.
Ярышларга егетләр һәм кызлар килде.
Чаңгы юлы хуҗалары бик әйбәт трасса әзерләгәннәр. Ярышта катнашучыларга бәйрәмгә килгән район башлыгы Камил Гилманов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов дәрт бирде.
-Кайчандыр үзем дә күрше авылга мәктәпкә чаңгыда йөрдем, ә армиядә хезмәт иткәндә чаңгы ярышларында призлы урыннар ала идем, - дип әйтте район башлыгы. - Чаңгы спорты белән көчле һәм ныклы кешеләр генә шөгыльләнә.
Без моңа бик тиз инандык - лидер беренче әйләнештән үк билгеле булды. 2000-2001 нче елларда туган егетләр арасында Рәфис Бикушев финишка беренче булып килде (Иске Ибрай урта мәктәбе).
- Чаңгыда биш яшьтән йөгерә башладым, һәр көнне 20-30 чакрым ара үтәм, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенә укырга керергә ниятлим, - дип уртаклашты Рәфис. - Финишка беренче булып килү авыр булмады.
Әлеге категориядә Илсаф Сәйфуллин - икенче, Айрат Шәрифуллин өченче булды (икесе дә Иске Ибрайдан); кызлар арасында призерлар - Гөлфия Гайнетдинова, Гөлгенә Гайнетдинова һәм Айсылу Яруллина (барысы да Иске Ибрайдан Рәис Бикушев укучылары). 1998-1999 нчы елларда туган егетләр арасында беренче һәм икенче урыннарда искеибрайлылар - Рәфис Сәгыйтов, Җәүдәт Гилманов, өченчедә - Алексей Зубарев (Иске Ильдеряктан Владимир Альметкин укучысы). Әлеге категориядә кызлар арасында беренче ике урынны Иске Ильдеряктан Алена Захаркина һәм Татьяна Альметкина алды, өченче урында - Иске Ибрайдан Энҗе Шәрифуллина. Гомумкоманда зачетында беренче урында - Иске Ибрай, икенчедә - Иске Ильдеряк, өченчедә Иске Тимошкино мәктәбе.
Нет комментариев