Яшьләр үзәгендә шашка буенча Аксубай районының чираттагы чемпионаты үтте. Ярышлар башланыр алдыннан 1979 елдан алып барлык чемпионатларда да җиңү яулап килгән турнир аксакалы, спорт мастерлыгына кандидат Геннадий Горбатовны күптән түгел булып узган юбилее белән котладылар. Бу юлы ул, турнирның баш хөкемдары буларак, беренче тапкыр, ярышларда катнашмады. Көч сынашуда Чуаш Енорускиносыннан...
Яшьләр үзәгендә шашка буенча Аксубай районының чираттагы чемпионаты үтте.
Ярышлар башланыр алдыннан 1979 елдан алып барлык чемпионатларда да җиңү яулап килгән турнир аксакалы, спорт мастерлыгына кандидат Геннадий Горбатовны күптән түгел булып узган юбилее белән котладылар. Бу юлы ул, турнирның баш хөкемдары буларак, беренче тапкыр, ярышларда катнашмады.
Көч сынашуда Чуаш Енорускиносыннан Геннадий Якимов беренче тапкыр район чемпионаты булды. Андрей Егоров - көмеш призер. Районның танылган шахматчысы һәм шашкачысының улы Павел Егоровка титул яулар өчен берничә балл гына җитмәде. Өченче урында Илнар Гафиятов. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Илнар әлеге уңышка, шашка һәм шахмат буенча яшүсмерләр арасында үткәрелгән ярышларда күптапкыр призер булып, күп көч һәм тырышлык куеп иреште.
Яшүсмерләр арасында беренче урынны - Алексей Иванов (АЛ), икенче урынны - Михаил Симухин (Савгач), өченче урынны Дмитрий Закиров (3нче Аксубай мәктәбе) алды. Иң яшь катнашучылар Кирилл Захаркин, Марина Галимова һәм Юлия Турлукова да истәлекле бүләкләр алдылар.
Баш хөкемдар Геннадий Горбатов ярышларга йомгак ясап, турнирны оештырган ОДМиС һәм ДЮСШка рәхмәтен белдерде һәм моңа охшаш турнирларны ешрак уздырырга кирәклеген ассызыклады.
Нет комментариев