Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Әфәрин, Чемпион!

Аксубайның спортчы кызы Ильвира Сәлахова билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды.

Күптән түгел генә Астана шәһәрендә дөнья Беренчелеге булып үтте. Татарстан җыелма командасы өч алтын медаль яулады. Шуның берсе - Ильвирада.

- Сине көрәшкә нәрсә китерде? Бәләкәй чакта спортта синең өчен кем өлге булып торды?

- Кече яшьтән үк әтием белән бабам мине көрәш белән кызыксындырдылар, әлбәттә инде, мин дә каршы түгел идем.

- Әниең көрәшкә ничек карый?

- Әнием хөрмәт белән карый, һәрвакыт булышырга тырыша. Авыр чакларда мине тынычландырырлык һәм тиешле юлдан китәргә ярдәм иткән сүзләр таба алганы өчен әниемә рәхмәтлемен.

- Син ничә ел Александр Скворцовта шөгыльләнәсең?

- Александр Семеновичта мин алты ел шөгыльләнәм, шул вакыт эчендә ул мине көрәш күнекмәләренә генә өйрәтеп калмады, үҗәт һәм көчле булырга да күндерде. Мин аңарда күнегүләр алып, тәҗрибә туплавыма сөенәм. Шулай ук мине балачактан спортка җәлеп итеп, уңышларга ирешергә өндәгән бабам - Ирек Әхмәт улына да рәхмәт әйтәсем килә.

- Бу бит синең беренче генә уңышың түгел?

- Әлбәттә, җиңүләр күп булды, ләкин дөнья чемпионаты кебек зур җиңүнең булганы юк иде.

- Кайсында уңышка ирешү катлаулы: Россия чемпионатындамы, әллә дөньяныкындамы?

- Һичсүзсез, дөнья чемпионатында. Анда төрле илләрдән зур тәҗрибәгә ия спортчылар килә. Һәм алар белән тигез дәрәҗәдә көрәшергә туры килә.

- Чемпион булырмын дигән хыял бар идеме?

- Дөнья чемпионы булырмын дип башыма да китермәдем.

- Нинди бил алышу иң кыены булды?

- Үзбәкстаннан килгән спортчы кыз белән көч сынашу иң авыры булды, без бертигез көрәштек, әмма миңа уңыш күбрәк елмайды.

- Син көндәшләреңне җиңеп кенә калмыйсың, искитмәле күнекмәләр дә күрсәтәсең. Җиңүнең ничек килүе синең өчен мөһимме?

- Һичсүзсез, һәр спортчы вакыйгаларның уңышлы тәмамлануына ышана, һәм матур җиңү китерергә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев