2 декабрь 2016 яңалыклары
-
Аксубай мәдәният йортында Мәүлид бәйрәменә Мофти Камиль хазрат Самигуллин булачак
7 декабрь көнне 9 сәгать 30 минутта Аксубай мәдәният йортында Мәүлид бәйрәменә багышланган Ильяс Халиковның "Аклыкка илтсен юллар 2" дип исемләнгән театральләштерелгән яңа концерт программасы булачак. Бу чаранын кадерле кунагы мофти Камиль хазрат Самигуллин да булачак. Рәхим итегез!
-
Алданма
Үзләрен Пенсия Фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, пенсия картасы номерларын язып алучы билгесез кешеләр кабат пәйда булды. Мәгълүматларның санаулы минутлар эчендә билгесез кешеләр кулына эләккән очраклар да бар, шул рәвешле кеше пенсиясенең бер өлешеннән коры калырга да мөмкин. - Пенсия фонды хезмәткәрләре өйләр буенча йөрмиләр, СНИЛС номерларын сорамыйлар, гражданнарны пенсия тупланмалары...
-
Бозда куркынычлылык хакында
"Бозда сак булам" балалар рәсемнәре Республика бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә районның төрле мәктәпләреннән күп санлы эшләр кабул ителде. Иң-иңнәрне ачыклау җиңел булмады, әлбәттә. "Кышын сулыкларда боларны эшләргә ярамый" номинациясендә беренче урынны Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Алисә Серкова яулады. "Кышкы бозда килеп чыккан бәхетсезлек очракларында...
-
“Бизнес-десант“ Аксубайга төшә
6 декабрьдә Аксубайда киң күләмле "Бизнес-десант" чарасы оештырыла. Аның кысаларында эшмәкәрлек эшчәнлеген киң яктырткан һәм киң җәелдергән семинар үтә. Чарада профессиональ бизнес-тренерлар, уңышлы эшмәкәрләр, салым, юриспруденция һәм сату-алу эшчәнлеге тармагына кагылышлы кануннар буенча экспертлар командасы, шулай ук Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре катнаша. Семинарда катнашу - ул эшмәкәргә...
-
Профилактика өчен
Аксубай "Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Шул көннәрдә Аксубай лицее укучылары өчен профилактикалау чаралары үткәрелде. Аның максаты - яшьләр арасында үзеңне имин тоту культурасын формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, наркомания һәм тәмәке тартуны профилактикалау. Җәмәгать тәрбиячесе Әхтәм Сөләйманов укучыларга лекция укыды һәм профилактик кинофильм күрсәтте.
-
Әфәрин, Чемпион!
Аксубайның спортчы кызы Ильвира Сәлахова билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды.