Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Спорт

Өч меңнән артык спортчы стартка басты

Россия чаңгы юлы Аксубай мәйданында спортның әлеге төрен яратучы меңләгән кешене җыйды. Район үзәгендә генә чаңгычылар исәбе мең ярымнан артты. Авылларда исә, ике мең спортчы чаңгыга басты. Район үзәге мәктәпләре бушлай кайнар чәй һәм камыр ризыклары тәкъдим иттеләр. Чаңгычылар ярыш башлануын түземсезлек белән көттеләр. Район башлыгы Камил Гилманов сәламлау чыгышыннан...

Россия чаңгы юлы Аксубай мәйданында спортның әлеге төрен яратучы меңләгән кешене җыйды.


Район үзәгендә генә чаңгычылар исәбе мең ярымнан артты. Авылларда исә, ике мең спортчы чаңгыга басты. Район үзәге мәктәпләре бушлай кайнар чәй һәм камыр ризыклары тәкъдим иттеләр.

Чаңгычылар ярыш башлануын түземсезлек белән көттеләр. Район башлыгы Камил Гилманов сәламлау чыгышыннан соң ярышларга старт бирде. 2003 елда туган һәм яшьрәк спортчылар арасындагы старт катнашучылар исәбе буенча иң күләмлесе булды. Ярышларның иң яшь катнашучысы Антон Архипов быел беренче тапкыр чаңгыга баскан. Аны чарага әнисе Ольга Аркадьевна алып килгән. Әлеге яшь категориясендә Алсу Сәрвәртдинова һәм Илгиз Мостафин җиңүче булды.

VIP-йөгереш эмоциональ мохитта үтте. Анда оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Коллективлар үз җитәкчеләрен көчле алкышлар белән хупладылар. Беренче булып финишка Иске Ильдеряк мәктәбе директоры Алексей Буинский килде. Гомумән, искеильдеряклылар һәм искеибрайлылар үзләрен иң көчле чаңгычылар итеп күрсәттеләр. Иске Ибрайдан Бикушевлар гаиләсе барлык беренче урыннарны яулады. Рәис Харис улы 40-49 яшьлекләр арасында, аның уллары: Рәфис - 2000-2002 елларда туган чаңгычылар, Рәмис - 18-39 яшь категориясендәге осталар арасында җиңүче булды. Иске Ильдеряктан Владимир Альметкин - 50-59 яшьлек ир-атлар арасында, аның апасы Лидия Горбунова 60 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында финишка беренче булып килде.

Үзләренең яшь категориясендә Виктория Зарубежнова, Зилә Батдалова, Алексей Миронов, Илзидә Хәйруллина, Зоя Шихранова, Венера Стоянова, Леонид Воркунов җиңүче булдылар. Аларның барысы да "Россия чаңгы юлы - 2016" символикасы төшкән башлыклар, грамота һәм медальләр алдылар. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге призерларны грамоталар, медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев