17 февраль 2016 яңалыклары
-
Ата-ананың гомере баласын көтеп уза
Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруның чираттагы датасы алдыннан хәрби комиссар, хәрби-интернационалистлар һәм газета хәбәрчесе ел саен традицион рәвештә әлеге канлы вакыйга корбаны булган солдатларның әти-әниләре янында булалар. Мәңгегә унсигез-егерме яшьлек булып калган егетләрнең туган нигезләрендә делегация вәкилләрен якын кешеләрен көткән кебек каршы алалар. Әфган, Чечен һәм башка локаль сугышларда катнашкан...
-
Солдатлар истәлегенә митинг
Аксубайда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 27 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Тугыз ел барган Әфган сугышы Совет армиясенең меңләгән солдатлары һәм офицерларының гомерен өзде. Үзләрен батыр һәм тәҗрибәле сугышчы итеп күрсәткән җиде аксубайлы канлы бәрелешләрдән өйләренә әйләнеп кайтмады. Күркәм гадәт буенча районның барлык авылларыннан сугышчы-интернационалчылар һәлак булган иптәшләрен искә алу...
-
Өч меңнән артык спортчы стартка басты
Россия чаңгы юлы Аксубай мәйданында спортның әлеге төрен яратучы меңләгән кешене җыйды. Район үзәгендә генә чаңгычылар исәбе мең ярымнан артты. Авылларда исә, ике мең спортчы чаңгыга басты. Район үзәге мәктәпләре бушлай кайнар чәй һәм камыр ризыклары тәкъдим иттеләр. Чаңгычылар ярыш башлануын түземсезлек белән көттеләр. Район башлыгы Камил Гилманов сәламлау чыгышыннан...
-
Уртак кабул итү
18 февральдә 11 сәгатьтә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм ТР Хезмәт дәүләт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшинның гражданнарны уртак тематик кабул итүе оештырыла. Ул гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләренә багышлана. Кабул итү Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61 йорт (үзәк подъезд, 3 кат, конференц-зал) адресы буенча ТРда кеше...
-
Хезмәт хокукларын яклау өчен
2016 елның 17 февралендә республика гражданнарының хезмәт хокукларын саклауны тәэмин итү һәм ярдәм итү максатларында халык өчен кайнар линия эшләячәк. Хезмәт мәсьәләләре буенча экспертлар - ТР Хезмәт мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарга тулы мәгълүматлар алуда ярдәм итәчәк, бәхәсле хәлләргә бәйле аңлатмалар бирәчәк. Экспертларның телефоннары: 8 (843) 236-40-17; 8 (843)...